Әгерҗе студентларына тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды
Яшьлек

Әгерҗе студентларына тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды

Хәерле юл, дуслар!

30 июнь көнне Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалында тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. 65 укучы белем алган 4 төркем әлеге белем бирү учреждениесен уңышлы тәмамлады, шуларның өчесе кызыл диплом белән. Егетләрнең бер өлеше "тепловоз машинисты ярдәмчесе" белгечлеге буенча яңадан әзерлек узган, ә күбесе инде Калининградтан алып Владивостокка кадәр армия сафларында хезмәт итәләр һәм бу егетләрнең дипломнарын аларның әти-әниләре алырга килгән.

Балаларга котлау сүзләре белән филиал директоры Илшат Гайнетдинов, директор урынбасарлары Л.Е. Бахтина, Н. Л. Нафикова һәм С. В. Бубнова мөрәҗәгать иттеләр.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре балаларының "сыйныф әниләренә" һәм бөтен педагогик коллективка ныклы белемнәре, күңел җылысы һәм балалар турында кайгыртулары өчен рәхмәт әйттеләр.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев