Әгерҗе укучылары яңа үрләр яулый
Республика бәйгесендә сынатмадылар
Футболчы кызлар – өченче
Казанда 2009-2010 елгы кызлар арасында “Мәктәп футбол лигасы“ ярышлары финалы узды.
Әлмәт, Яшел Үзән, Зәй, Бөгелмә районнарының иң көчле командалары белән уйнаган 2нче шәһәр мәктәбе командасы өченче урын алды. Тренерлары – Гөлфия Шәймәрданова.
Республика бәйгесендә сынатмадылар
4нче мәктәпнең педагог Елена Кондрашина җитәкчелегендәге 6 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре “Дус сыйныф серләре“ республика бәйгесендә бишенче урын алдылар.
Лаеш районында узган әлеге финал ярышларында 25 районнан 27 команда көч сынашкан. Катнашучыларга өч биремне үтәргә туры килгән. Районыбыз данын яклаган 4нче мәктәп укучыларына республика лагерьларына юлламалар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.
Җитмеш команда арасында – җиденче
“Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында Любовь Ибраһимова кулы астында шөгыльләнүче яшүсмерләр спорт аэробикасы буенча казанда узган “Алтынчәч“ Бөтенроссия ярышларында катнаштылар.
Спортчы кызлар – җитмеш команда арасында җиденче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев