Әгерҗе укучыларына тантаналы шартларда паспортлар тапшырылды
Аларның шатлыкларын якыннары бүлеште
30 апрель көнне «Авангард» Яшьләр үзәгендә тантаналы чара узды: 14 яше тулган гражданнарга паспортлар тапшырдылар.
Тантаналы чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимннары астында узды.
Башта укучыларның йөзендә дулкынлану чагылды. Ничек дулкынланмаска, бу көнне аларга тантаналы шартларда үзләренең төп документын — Россия гражданины паспортын аласы бар бит! Тантана башланыр алдыннан аларның күбесе бу вакыйганы түземсезлек белән көтүләрен белдерде. Аларның дулкынлануларын һәм шатлыкларын әти-әниләре һәм якын дуслары уртаклашты.
Яшь әгерҗелеләргә паспортлар тапшыру өчен тантанага район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев, район миграция хезмәте бүлеге башлыгы Елена Шадрина катнашты. Алар һәр баланы шушы истәлекле вакыйга белән шәхсән котладылар.
Артур Эльфатович билгеләп үткәнчә, паспорт алу - олы тормышка беренче җитди адым. Ул бирелгән документка сакчыл карауларын һәм Россия Федерациясе гражданины исемен лаеклы йөртүләрен теләде.
Җавап итеп балалар рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев