Әгерҗе яшьләре Әгерҗе елгасына өмәгә чыкты
Яшьлек

Әгерҗе яшьләре Әгерҗе елгасына өмәгә чыкты

Табигатьне бергәләп саклыйк!

29 июльдә Әгерҗе шәһәренең Яшьләр үзәге хезмәткәрләре яшьләр берләшмәләре активистлары өчен "Табигатьне бергә саклыйк!" дигән файдалы экоквест үткәрделәр.

Экоквестның төп максаты-Әгерҗе елгасы ярларының җыештыру иде. Катнашучылар бик күп төрле чүп-чар: пакетлар һәм төргәкләр, кулланылган шешәләр, ватылган пыяла җыйды.

Әлеге кечкенә өмә - ул беренче чиратта, чисталык, тәртип һәм яхшы кәеф бәйрәме, дип билгеләп үтә акцияне оештыручылар.

Балалар башкарылган эш нәтиҗәсеннән канәгать калдылар.

Исегездә тотыгыз, "җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста була".

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев