Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Әгерҗедә эстафета 36нчы тапкыр уздырылды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)

Балалар да, өлкәннәр дә – йөгерү юлларында

Әгерҗедә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан “Тынычлык эстафетасы“ уздыру – күптәннән килүче матур традиция. 

Эстафета узган көнне Ометов урамында шәһәр мәктәпләре укучыларыннан тыш, Бима һәм Тирсәдән килгән малай-кызлар да стартка бастылар. Йөгерү юлларында хезмәт коллективлары хезмәткәрләре дә җитезлектә сыналдылар. Алар арасында һәр елны активлык күрсәтүче үзәк хастаханә, Әгерҗе ит комбинаты, 3нче мәктәп педагоглары, мәгариф, эчке эшләр бүлекләре, “Ак барс страхование“, Күләгәш авыл җирлеге Советының спортка битараф булмаган хезмәткәрләре бар иде. Шулай ук район данын республикада яклаучы “Өченче буын“ университеты өлкәннәре дә әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез батырлыгына дан җырлауга, аларны искә алуга багышланган чарадан читтә калмадылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашевның да чыгышы да дәһшәтле  сугыш елларында тиңсез батырлыклар күрсәтүчеләргә рәхмәт хисләре белән сугарылган иде.

Йөгерешчеләргә старт бирелгәнче, спортта зур уңышларга ирешкән укучыларны бүләкләделәр. Республика күләмендә уздырылган “Сәламәтлек“ авыл спартакиадасында шашка буенча ярышта югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен 3нче мәктәптән Рәшид Шурманов һәм Аливия Гатауллина район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Бер төркем укучылар “Хезмәткә һәм оборонага әзер“ билгеләре белән бүләкләнделәр.  

Эстафета өч яшь категориясендә уздырылды: 5-9, 10-11 сыйныфлар һәм хезмәт коллективлары. 

Җиңүчеләр:
5-9 сыйныфлар арасында: 4нче, 2нче, Бима мәктәпләре. 
10-11 сыйныфлар арасында: 2нче, 4нче, Бима мәктәпләре. 
Хезмәт коллективлары арасында: Бима авыл җирлеге, Күләгәш авыл җирлеге, 3нче мәктәп педагоглары. 

Командалар Кубоклар һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. 

Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алганда да әлеге ярышта очрашырга язсын дип таралыштылар йөгерешчеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев