Әгерҗедә Гаилә көнендә тәмле пицца пешерделәр
Яшьлек

Әгерҗедә Гаилә көнендә тәмле пицца пешерделәр

Чираттагы мастер-класс узды

Кичә Әгерҗе шәһәренең Яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Яшь гаилә клубы" проекты кысаларында шәһәрдәшләребез өчен тәмле пицца ясау буенча Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган мастер-класс үткәрделәр.

Мастер-класс вакытында катнашучылар пицца һәм аның камыры өчен оригиналь рецептлар белән уртаклашты, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.

Мастер-класс тәмләп чәй эчү белән тәмамланды, чәй эчкәндә катнашучылар уңай хис-кичерешләре һәм башкарылган эштән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев