Әгерҗедә мини-футбол буенча җәйге кубок ияләре билгеле
Яшьлек

Әгерҗедә мини-футбол буенча җәйге кубок ияләре билгеле

Спортчыларны район башлыгы котлады

26 июньдә узган Яшьләр көнендә мини-футбол буенча җәйге кубок җиңүчеләрен бүләкләделәр. Барлык командалар да көчле иде һәм көндәшләр белән мавыктыргыч уеннар сериясе уздырды.

Егетләр арасында "Метеор" командасы җиңүче булды, ярышларның финалисты - "Альянс" командасы.

Өлкәннәр арасында җиңүче кубогы "Мөслим" командасына эләкте, финалга "ДС Әгерҗе" командасы чыкты.

Спортчыларны район башлыгы Азат Вәлиев котлап, грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырды.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев