Әгерҗедә "Созвездие-Йолдызлык"ның зональ туры узачак
Яшьлек

Әгерҗедә "Созвездие-Йолдызлык"ның зональ туры узачак

Анда кемнәр катнаша?

2022 елда Әгерҗе якындагы районнардан иң сәләтле яшьләрне җыячак. Мартта бездә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона туры узачак.

- Безнең “Хыял” ансамбле анда һичшиксез катнашачак. Без өлкән һәм кече төркемнәр белән икешәр бию әзерлибез, - ди ансамбль җитәкчесе Гөлшат Җәләлетдинова.

“Хыял” хореография коллективы белән бергә районыбызның күп кенә яшь талантлары да көч сынашачак.

Фото: архив

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев