Әгерҗедә "Яшь гаилә клубы" проекты эшли
Яшьлек

Әгерҗедә "Яшь гаилә клубы" проекты эшли

Кызыклы мастер-класс узды

Әгерҗе шәһәренең Яшьләр үзәге хезмәткәрләре "Яшь гаилә клубы" проекты кысаларында барлык теләүчеләр өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган "ШИКӘРЛЕ ПЕЧЕНЬЕ" дип исемләнгән мастер - класс үткәрделәр.

Мастер-класс вакытында катнашучылар:

печенье пешерүнең төрле рецептлары белән танышты;
үзләре тәм-том өчен камыр әзерләде;
печенье ясау өчен төрле формочкалар кулланып фантазиясен эшкә җиктеләр.

Һәрберсе дә тәмле һәм матур печенье пешерә алды.

Мастер-класс печенье һәм тәм-томнар белән чәй эчү белән тәмамланды. Чәй табыны вакытында балалар уңай хис-тойгылары һәм башкарылган эштән алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев