Көчектә тарихи квест оештырдылар
3 команда катнашты
2021 елның 25 маенда Әгерҗе шәһәренең Яшьләр үзәге хезмәткәрләре, җәмәгать берләшмәләре активистлары белән берлектә, Көчек урта мәктәбе укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Узган көннәр хәтере" республика квестын үткәрделәр.
Тарихи квестта 3 команда катнашты:
«Азаматиклар» - күңелле һәм энергияле;
«Метеорлар» - көчле һәм тотып булмаслык;
"Адреналин Пяточок" - кыю һәм позитивлар.
Командаларда катнашучылар мәктәпнең төрле локацияләрендә урнашкан 5 станцияне үттеләр. Станция узу вакытында балалар интеллектуаль биремнәр башкардылар, тарихи бурычларны хәл иттеләр, чыдамлык һәм җитезлектә ярыштылар.
Тарихи квестта катнашучылар һәм җиңүчеләр грамоталар һәм бүләкләр алды.
Мәктәп администрациясенә һәм педагогик составка рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев