Балалар сәнгать мәктәбендә бәйрәм булды
Балалар сәнгать мәктәбендә беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм узды. Аларны музыкантлар һәм яшь рәссамнар сафына кабул иттеләр.
Бәйрәмгә кунак булып әти-әниләр дә чакырылган иде. Сәнгать мәктәбендә укучылар нәни дусларына төрле уен коралларына уйнап мастер-класс күрсәттеләр, чыгышлар ясадылар. Балалар өчен төрле бәйгеләр дә оештырылды.
Директор Ирина Сәйфуллина, нәни укучыларга сәнгать дөньясында уңышлар теләп, аларга истәлек бүләкләре тапшырды.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев