26 нчы республика матурлык бәйгесе узды
«Мисс Татарстан 2024» титулын Чаллыдан 14 яшьлек Эвелина Габитова алды. 26 нчы республика матурлык бәйгесенең финалы Казанда, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды, дип яза Татар-информ.
Шулай ук «Мисс Казан» билгеләнде – ул республика башкаласыннан Александра Кочергина. Татарстанның беренче һәм икенче вице-мисс гүзәлләре дә билгеләнде – титулны Казаннан ике туташ: Альберта Абдрахманова һәм София Рябцова яулады.
Исегезгә төшерәбез, узган ел оештырылган юбилей бәйгесе — 25 нче «Мисс Татарстан» конкурсында республиканың төп гүзәле таҗын Казаннан Ралина Пронина алган иде.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев