Тирсә мәктәбендә хәрби-патриотик уен узды
Яшьлек

Тирсә мәктәбендә хәрби-патриотик уен узды

Тирсә, сарсак-Омга, Көчек командалары беренче-өченче урыннар алдылар

Әгерҗедәге “Форпост“ үзәге, Халыкара тынычлык көненә багышлап, авыл мәктәпләре арасында хәрби-патриотик уен уздырды. 

Анда Иж-Бубый, Көчек, Тирсә мәктәпләре, Сарсак-Омга лицее командалары катнашты. Укучылар хәрби-башлангыч әзерлекне үз эченә алган биремнәрне үтәделәр, спорт ярышларында осталыкларын күрсәттеләр, хәрби темага җырлар башкардылар.

Соңыннан солдат боткасы белән сыйландылар. Тирсә, сарсак-Омга, Көчек командалары беренче-өченче урыннар алдылар. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев