Тиздән яңа Яшьләр үзәге ишекләрен ачачак
Яшьлек

Тиздән яңа Яшьләр үзәге ишекләрен ачачак

Монтаж эшләре актив бара

Әгерҗедә заманча Яшьләр үзәген төзү дәвам итә. Бинаның мәйданы 1 354,71 м² тәшкил итәчәк.

Уйланылган планировка үзәкне чын мәгънәсендә күп функцияле итәчәк. Беренче катта кунакларны уңайлы гардероб һәм кабул итү зонасы каршы алачак. Биюләр белән шөгыльләнү өчен иркен хореография залы җиһазландырылачак. Монда шулай ук санузеллар, лифт холлы һәм техник бүлмәләр урнашачак.

Икенче кат актив тормыш үзәге булачак: биредә сәхнә белән 90 урынлык зал урнашачак. Янәшәдә уен залы, заманча арт‑резиденция һәм коворкинг ачылачак. 

Өченче катны медиа киңлеккә бүлеп бирәчәкләр. Биредә медиаүзәк һәм тавыш яздыру студиясе барлыкка киләчәк — яңа гына эшли башлаган блогерлар, журналистлар һәм музыкантлар хыялы тормышка аша дигән сүз. 

Монтаж эшләре актив бара: түбә 85% ка, тышкы канализация челтәрләре — 95% ка, электр белән тәэмин итү — 73% ка әзер. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев