Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Яшьләр үзәге кызыклы экологик уен үткәрде (ФОТО)

    Уен бик мавыктыргыч булды

    Яшьләр үзәге Иж-Бубый урта мәктәбендә "Яшел планета" экологик уенын үткәрде.

    Укучылар "Леди", "Мачо" һәм "Дуслык"командаларына бүленеп үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Уен бик киеренке һәм мавыктыргыч булды.

    Катнашучылар үзләре өчен бик күп яңалык ачтылар. 

    Экологик уен укучыларны гүзәл планетабызның киләчәге турында уйланырга да мәҗбүр итте.

    Җиңеп чыккан "Леди" командасы инде икенче этапка әзерләнә.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: