Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Җәйнең беренче көннәрендә Әгерҗедә 7 пар никах теркәгән

Чын күңелдән котлыйбыз!

Җәйнең беренче көннәрендә Әгерҗедәге ЗАГСта аеруча романтик рух хөкем сөрде. Монда 7 пар никахларын теркәде. Васильевлар Ян һәм Алинәне, Демидовлар Артема һәм Янаны, Хворовлар Рафис һәм Лиананы, Масловлар Илназ һәм Рамиләне, Сахабутдиновлар Ленар һәм Дарьяны, Саушкиннар Данил һәм Лиананы, Галявиевлар Илназ һәм Анастасияне чын күңелдән котлыйбыз!

Яшьләрнең йөзләрен күрү күңелле иде: аларның күзләре очкынлана, бер-берсеннән карашларын ала алмыйлар, бу чыннан да бөтен дөнья көтәргә тиешле мизгел иде.

ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлнара Гайфуллина, никахлашучылардан «әйе» җавабын алгач, аларга гражданлык хәле актларын рәсмиләштерү кенәгәсендә үз имзаларын калдырырга тәкъдим итте. Аннан, матур гадәт буенча, мәхәббәт һәм тугрылык билгесе итеп, яшьләр балдаклар алмашты.

Шулай итеп, районыбызда җиде яңа гаилә туды. Яшьләргә аларның беренче гомуми документы - никахлашу турында таныклык тапшырылды.

Бәхетле парларны тагын бер кат котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев