28 млрд сум акча бүленәчәк
Өч яшьтән җиде яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәм итүне туктатмый. Бу максатка казнадан 28 млрд сум акча бүленәчәк, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Хөкүмәт утырышында.
Моннан тыш, күп балалы гаиләләргә ярдәм йөзеннән, өстәмә 6 млрд сум бүленәчәк, дип яза "РИА Новости".
Билгеле булганча, Федераль Җыенга юллама вакытында, 18 яшькә кадәрле балалары булганнарга унар мең сум акча бүлеп бирергә кушкан иде.
Нет комментариев