Әгерҗе районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр
Акча

Әгерҗе районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтәләр

2 октябрь – Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне.

Бу көнне район хакимиятенең 23нче кабинетында 14-15.30 сәгатьләрдә райондашларның сорауларына адвокат Алсу Тиләшева җавап бирә.

Үз офисларында 8-9.30 сәгатьләрдә Пенсия фонды идарәсе белгече Альбина Диева, 9.30-11 сәгатьләрдә суд приставлары (К.Маркс, 13а), 11-12.30 сәгатьләрдә нотариус Людмила Кузикова (телефон: 22912), 12.30-14 сәгатьләрдә техник инвентаризация бюросы җитәкчесе Лилия Олейник халыкны кабул итә.

Сорауларыгызны алдан 24255 телефонына шалтыратып та җиткерә аласыз.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев