Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Быел җәй республика лагерьларында 154 меңнән артык бала ял итәчәк

Аларның 7 меңнән артыгы җылы якка барачак

«ВТ» хәбәрчесе кайда ничек һәм күпмегә күңел ачып булуын белеште.  

«Җәй» үзәге – 11 апрельдән, «Сәләт Ак Барс» – 15 апрельдән, «Костер» яшьләр үзәге 22 апрельдән сата башлый. Юлламаның уртача бәясе 18–21 көнгә 24 мең сумнан артыграк.


«Район лагерьларында – 4 меңнән 17 мең сумга кадәр, коммерция секторында – 34 мең сумнан артык», – ди Татарстанның яшьләр эшләре министр урынбасары Денис Лулаков. 

 

Үсмерләр бигрәк тә чатырлы лагерьларда ял итүне өстенрәк күрә икән. Быел ялның мондый төрен 46 лагерьда оештырмакчылар. Ул 11 меңнән артык егет һәм кызны колачлаячак. 

 

«Ил буенча палаткалы лагерьларда 86 меңнән артык бала ял итәчәк. Бу юнәлештә без – алдынгылар, быел да саннарны шулай тотарга тырышачакбыз», – диде Денис Лулаков.


Республикада шәһәр яны лагерьларында да чатырлар урнаштыру популярлаша башлады. Узган ел Татарстан Рәисе ярдәме белән 65 чатыр булдырылган. Азнакай, Мамадыш, Балык Бистәсе, Яшел Үзән районнарында да шундый лагерьлар ачмакчылар. Сайлап ал Республикада балаларның ялын оештыручы үзәкләр бер генә түгел. 

Әйтик, «Җәй» республика үзәге карамагында алты лагерь исәпләнә. Һәрберсендә 18әр көнлек 4–5 смена оештырылачак. Әти-әниләр түләве – 21–25 мең сум. Директор Илдар Давлетчин әйтүенчә, сменалар һөнәргә өйрәтү, экология, ватанпәрвәрлек темасына багышлана. 

Әйтик, Яшел Үзән районындагы «Пионер» лагеренда авиация, суднолар модельләштерү, техник иҗат белән шөгыльләнәчәкләр. 

Биектау районындагы патриотик юнәлештәге «Чайка»да «Татаркино» ярдәмендә киножурнал төшерәчәкләр. 

«Сәләт» лагеренда быел 25 мең баланы көтәләр. Үзәк директоры Айгөл Габдрахманова сүзләренә караганда, бу җәйдә Алексеевск, Лаеш, Кама Тамагында, шулай ук Чуашстан, Башкортстанда сменалар оештырылачак. 

Быел балаларны 8 яшьтән үк кабул итә башлыйлар. Алар өчен махсус аланнар эшләячәк. Чит илләрдән дә татар яшьләре килер, дип көтәләр. Яңа аланнар да булдырылачак. 
Мәсәлән, телевидение белән мавыкканнар өчен «Шаян» аланы.

Юллама бәяләре 20–40 мең сумны тәшкил итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев