Быелның июль аенда гына да Әгерҗе районында дүрт алдау очрагы теркәлгән
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге районда телефон мошенниклары активлашуы турында кисәтә. Кырыгалдарлар шалтыратып, үзләрен ФСБ, дәүләт хезмәтләре, күпфункцияле үзәк, банклар, салым хезмәте һәм пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм шул рәвешле акча яки шәхси мәгълүматларны урларга тырышалар.
Быелның июль аенда гына да Әгерҗе районында дүрт алдау очрагы теркәлгән. Мошенниклар еш кына түбәндәге схемаларны кулланалар:
- Исәп-хисап счетын яклау өчен “куркынычсызлык тикшерүе” дип ялганлап, СМС кодларын, карта яки паспорт мәгълүматларын әйтергә кушалар; “акчаны коткару өчен ашыгыч күчерү”.
- Мошенниклар әлеге схема буенча эшләгәндә акчагыз куркыныч астында дип ышандыралар һәм аны “куркынычсыз счетка” күчерергә тәкъдим итәләр (чынлыкта исә – мошенниклар счетына);
- Дәүләт органнары исеменнән алдау. Дәүләт органнары яки башка ведомстволар исеменнән шалтыратып, тиешле түләүләр, яңадан исәпләүләр яки документлар белән “проблемалар” булуы турында хәбәр итеп, шәхси мәгълүматларга яки акчаларга юл табарга тырышалар.
Исегездә тотыгыз: дәүләт органнары беркайчан да гади гражданнарга акча, акча күчерү яки шәхси мәгълүматлар мәсьәләсе буенча шалтыратмый.
Әгәр сезгә шундый шалтыратулар булса, сөйләшмәгез, 102, 8(85551) 22541 телефоннары буенча полициягә хәбәр итегез.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев