Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Көньяк кошларының безнең төбәк өчен нинди куркынычы бар

Соңгы 20 ел дәвамында орнитолог-галимнәрне борчыган иң актуаль проблема – кош гриппы

Глобаль җылыну кошларның үз-үзен тотышына ничек йогынты ясый, канатлы кошлар нинди куркыныч вируслар тарата? Татарстанда кошларның нинди яңа төрләре барлыкка килгән һәм ни өчен алар җирле фауна өчен куркыныч тудыра? Казанда узган Төньяк Евразиянең XVI халыкара орнитология конференциясендә шулар турында сөйләштеләр.

ТР Фәннәр академиясендә узган Төньяк Евразиянең халыкара орнитология конференциясендә (МОКСЕ-2025) дөньяның 9 иленнән 250дән артык белгеч катнашты. Актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышу булган шундый масштаблы очрашулар 5 елга бер тапкыр уздырыла. Бу юлы көн тәртибендә – климатның глобаль җылынуы һәм аның кошларның үз-үзен тотышына йогынтысы иде.

 

«Элек каргалар март башында очып кайта иде, хәзер февральдә алар инде монда. Бу – беренче факт. Икенче факт – кайбер күчмә кошлар ел дәвамында җылы якларга очып китмиләр. Аерым алганда, үрдәкләр. Без аларга шулкадәр күнектек, хәтта игътибар да итмибез», – дип сөйли КФУның биоэкология, гигиена һәм җәмәгать сәламәтлеге кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Илгизәр Рәхимов.

 

Аның сүзләренчә, кошлар тормышында «мең еллар дәвамында формалашкан фенологик вакыйгалар» үзгәргән. Мәсәлән, без күчмә кошларның яз көне очып килүен, май аенда ояга утыруын, балаларын ашатуын, ә көзен очып китүен белә идек. Хәзер бу сроклар күчте.

Әйтик, быел яз Татарстанга кошларның барлык төрләре дә диярлек иртәрәк очып кайтты. Безнең төбәктә күренгән типик булмаган төрләрдән галим зур бакланны атады.

 

«Соңгы елларда безне зур баклан борчый башлады. Шундый кош бар, ул инде Кремль янында оча. Безнең төбәк өчен зур баклан – бөтенләй яңа төр, чөнки ул көньяк кошы. Ул балык белән туклана. Әгәр дә бу кош бездә калып таралса, балык хуҗалыклары өчен зур бәла булачак», – дип аңлатты Рәхимов.

 

Соңгы 20 ел дәвамында орнитолог-галимнәрне борчыган иң актуаль проблема – кош гриппы, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Новосибирскиның Молекуляр эпидемиология һәм вирусларның биотөрлелеге лабораториясе җитәкчесе Кирилл Шаршов.

 

«Белгәнегезчә, кошлар өчен чикләр юк, һәм еш кына алар төрле илләрдән куркыныч вируслар алып килә. Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре традицион рәвештә кош гриппы буенча эндемик санала. Язгы миграция белән кошларның куркыныч штаммнар кертү куркынычы арта», – дип сөйләде ул.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев