Объектларны саклау өчен өстәмә чаралар күрергә чакырыла
Пилотсыз аппаратларны ачыклаган очракта, персонал тарафыннан һәм объектларны саклау буенча вакытында тиешле эш башкарылу зарур.
Пилотсыз очу аппаратларын күргәндә, мәҗбүри эшләнергә тиешле гамәлләр:
- объект җитәкчесенә яки куркынычсызлык хезмәтенә хәбәр итү;
- хокук саклау органнарына мәгълүмат бирү, мәгълүматны хәбәр итүченең тулы исеме һәм вазифасы, объектның исеме һәм адресы, мәгълүматның беренчел чыганагы һәм аның хәбәр ителү вакыты, үз-үзен тотышы, пилотсыз очкычның ни рәвешле булуы һәм очу юнәлеше турында хәбәр итү;
- объект территориясендә һәм аның янында күзәтү посты кую;
- мөмкин булганча ачык мәйданчыкларда кешеләрнең күпләп җыелуын булдырмау;
- сак һәм үткәрү режимын көчәйтү, территорияне урап узуны оештыру;
- персоналга куркыныч янавы турында хәбәр итү, персоналны ышыклау яки эвакуацияләүне оештыру.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев