Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Санатор - курорт дәвалануына юллама алырга мөмкин

Ел башыннан 5280 татарстанлы юлламадан файдаланган инде

2025 ел башыннан Россия социаль фондының ТР буенча бүлекчәсе тарафыннан 5280 татарстанлыга санатор-курорт дәвалануына юллама бирелгән. 

Фондның Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова аңлатуынча, мондый ярдәм:

-инвалидлыгы булганнарга

-Бөек Ватан сугышында катнашучыларга

-хәрби хәрәкәтләр ветераннарына

-“Житель блокадного Ленинграда»,

-«Житель осажденного Севастополя»,

-«Житель осажденного Сталинграда» медальләре ияләренә

-вафат булган сугыш инвалидлары гаиләләре әгъзаларына

-Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәсендә радиациягә дучар булган гражданнарга

-махсус хәрби операциядә катнашучыларга тәгаенләнә. 

 

“Медицина күрсәтмәсе булган очракта юллама санатор-курорт дәвалануы ягыннан социаль хезмәтләр тупланмасын саклаган ташламалы категория гражданнарга бирелә”, – ди Зөлфия Шамилевна. 

 

Юллама алу өчен иң элек медицина оешмасына мөрәҗәгать итеп 070/у белешмәсен алырга, аннан Дәүләт хезмәтләре порта порталы, Социаль фондның ТР буенча бүлекчәсе Клиент хезмәте, күпфункцияле үзәк яки почта аша гариза тапшырырга кирәк. 

Белешмәләр өчен телефон: 88001000001.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев