Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Татарстанда больничный һәм декрет пособиеләренең максималь күләме артты

Татарстанда 2026 елның гыйнварыннан башлап больничный һәм декрет пособияләренең максималь суммалары артты

Үзгәрешләрнең төп сәбәбе – минималь хезмәт хакының (МРОТ) үсүе.

Хәзер больничный кәгазе буенча көнлек түләүнең югары чиге 6 827 сумга җитте. Түләүнең гомуми күләме, гадәттәгечә, уртача керемгә һәм эш стажына бәйле: 8 елдан артык стажы булган хезмәткәрләр уртача хезмәт хакының 100 процентын алачак, 5тән 8 елга кадәр стажы булганнар – 80 процентын, ә 5 елдан ким стажлы хезмәткәрләр –  60 процентын.

Декрет түләүләренә килгәндә, стандарт 140 көнлек ял чорында булачак әниләр хәзер 955 836 сумга кадәр максималь пособие алырга мөмкин. Тулы ставкага эшләүчеләр өчен минималь күләм 124 702 сум итеп билгеләнгән. Шунысы мөһим: декрет пособиесе хатын-кызның иминият стажына карамастан, соңгы ике елдагы уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнә.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Россия Социаль фондының төбәк бүлеге Татарстанда яшәүче хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие сыйфатында 5,1 миллиард сумнан артык акча күчергән. Больничный кәгазьләрен түләүгә тотылган чыгымнар 18,6 миллиард сум тәшкил иткән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев