Тавыклар тотучы барлык россиялеләр өчен яңа карар кабул ителде
Сезнең участок нинди категориягә каравын «Дәүләт хезмәте» яки Росреестр аша белергә мөмкин
2025 елдан башлап яңа кагыйдәләр шәһәр читендә кошлар үрчетүне чикләячәк. Хәзер инде тавыкларны, үрдәкләрне һәм казларны барысы да тота алмаячак.
Йорт кошларын шәхси ярдәмче хуҗалык буларак рәсмиләштерелгән кишәрлекләрдә (ЛПХ) үстерү элеккечә үк рөхсәт ителә. Мондый территорияләр хуҗалары хәтта кәҗә һәм сыерлар да асрарга хокуклы. Әмма бер шарт белән – кишәрлекне мини-фермага әверелдермәскә.
Ә менә бакчачылык яки яшелчәчелек өчен каралган бакчаларда бер-ике тавык үрчетү дә тыела.
Кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар шактый сизелерлек булырга мөмкин. Әгәр дә участокның кадастр бәясе билгеле булса, штраф бу сумманың 0,5-1% тәшкил итәчәк, әмма 10 мең сумнан да ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә бәясе билгеле булмаса, 10 меңнән алып 20 меңгә кадәр түләргә туры киләчәк. Моннан тыш, хокук бозучыларга кишәрлектән кош-кортны юкка чыгару өчен бер ай бирәләр.
Сезнең участок нинди категориягә каравын төгәл белү өчен, «Дәүләт хезмәте» яки Росреестр аша өземтәгә заказ бирергә мөмкин. Бу хезмәт 350 сумнан 500 сумга кадәр булырга мөмкин.
Канунны үтәргә теләгән бакчачыларга нишләргә соң? ЛПХ хуҗалыгын булдырып, кетәклекнең чисталыгын һәм тавыш дәрәҗәсен күзәтеп торырга кирәк. Чөнки бер генә шикаять булса да, бу контроль органнарының игътибарын җәлеп итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев