Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы мәгълүмат

Терапевт Ләйсән Шәйхуллина: «Кояш сугу инсульт очракларын арттыра»

Өлкән яшьтәге, хроник авырулы кешеләргә үз сәламәтлекләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк

Җәйге эссе көннәрдә сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен нәрсәләрне истә тотарга кирәк? Казандагы Тимер юлчылар хастаханәсенең югары категорияле табиб-терапевты Ләйсән Шәйхуллина белән шул хакта сөйләштек. 

-Җәйге челләдә кемнәргә үз сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк? 

 

“Югары температура кеше организмына бик начар тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары, сулыш юллары авырулары булган кешеләр мондый көннәрне аеруча авыр уздыра. Өлкән яшьтәге, хроник авырулы кешеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Артык эсселек инсульт, инфаркт китереп чыгара ала”.  

 

 – Кешегә эссе сукканын каян белеп була? 

 

“Кояш сукканда кан тамырлары киңәя, кан куера. Бу инсульт килеп чыгу куркынычын арттыра. Эссе сукканда хәл китә, баш әйләнә, косасы килә, күз аллары караңгылана. Йөрәк еш тибә, кеше еш-еш сулый башлый, аңын да югалтырга мөмкин. Шуңа күрә беренче билгеләр күзәтелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”. 

 

– Кайнар чәй сусауны басамы?

 

“Аномаль эссе көнне кайнар чәй тагын да тирләтә. Организмдагы суны чыгара. Шуңа күрә челләдә бүлмә температурасындагы су эчәргә кирәк”. 

 

– Эссе сугу баш киеме кию—кимәүгә бәйлеме? 

 

“Әлбәттә. Эссе көнне һава йөртә торган, гади материалдан тегелгән баш киеменнән йөрергә кирәк. Ул кан тамырлары киңәюне тоткарлый”. 

 

– Өс киемеңнең нинди төстә булуы мөһимме? 

 

“Эссе көнне караңгы төстәге киемнән йөрергә ярамый. Ул кояш нурларын күбрәк йота. Димәк, кеше өчен дә зыянлырак. Шуңа күрә җәйге эсседә ачык төстәге кием кияргә кирәк”. 

 

Чыганак


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев