Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Бизнес – иҗади хезмәт ул

Сезнең эшләр уңышлы барса, районга да яхшы. Ә уңышның нигезе - бердәмлектә, киңәшләшеп эшләүдә", - дигән сүзләргә аеруча басым ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров эшмәкәрләр белән уздырылган киңәшмәдә. Киңәшмә район һәм республика җитештерүчеләренең продукциясен чагылдыручы күргәзмәне караудан башланды. Валерий Владимирович һәр җитештерүче белән аерым әңгәмә корды. Эшмәкәрләрне борчыган...

Сезнең эшләр уңышлы барса, районга да яхшы. Ә уңышның нигезе - бердәмлектә, киңәшләшеп эшләүдә", - дигән сүзләргә аеруча басым ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров эшмәкәрләр белән уздырылган киңәшмәдә.
Киңәшмә район һәм республика җитештерүчеләренең продукциясен чагылдыручы күргәзмәне караудан башланды. Валерий Владимирович һәр җитештерүче белән аерым әңгәмә корды. Эшмәкәрләрне борчыган проблемалар, продукцияләрен сату бәяләре белән кызыксынды. "Проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләячәкбез. Ә бүгенге күргәзмәне карап, күңел сөенә", - диде ул, күргәннәргә йомгак ясап. Ә без районыбызда җитештерүчеләр саны гына түгел, алар җитештергән продукция төрләре артуына ихластан сөендек. Ямурзадан Сәхиповларны гына алыйк. Күптөрле төзелеш материаллары җитештерү белән бергә, әнә, нинди матур тәрәзә йөзлекләре ясый башлаганнар алар. "Заказлар бик күп, ясап өлгереп тә булмый. Халык безнең йөзлекләр белән тәрәзәләрне генә түгел, беседкаларны да бизи", - ди аларны ясау остасы Марсель Сабирҗанов. Үз оннарыннан пешерелгән икмәк, камыр ризыклары белән инде моңа кадәр дә салагышлыларны гына түгел, тирә-як авылларны да тәэмин итәләр иде Сәхиповлар. Хәзер тәмле зур пироглар да пешерә башлаганнар.
Тирсәдән эшмәкәр Равил Харисов та: "Озакламый йогурт җитештерү линиясе сафка басачак", - диде. Әлеге эшмәкәр тәкъдим иткән сыр, корт, катык, сөт өсте, эремчек кебек сөт продуктларын авыз итеп тә карарга мөмкин иде.
Әйе, кайчак читтән кайтарылган продукциягә өстенлек бирсәк тә, үзебездә җитештерелгәне сыйфатлырак та, тәмлерәк тә шул. Киңәшмәнең икенче өлешенә - фикер алышуга күчкәч тә сүз менә нәкъ үзебездәге продукциягә өстенлек бирү турында барды. Чыгышларның күбесе алкогольле эчемлекләр, сыра һәм сыра продукциясен сатуга кагылышлы булды. Саннарга күз салсак, быелның 8 аенда җан башына 9,9 литр спиртлы эчемлек сатылган. Ә Иж-Бубый, Кадрәк, Кадыбаш, Кичкетаң кебек авылларда бу сан күпкә ким. Тик бу әлеге авылларда халыкның эчмәве турында түгел, ә "идән асты бизнесы" гөрләп чәчәк атуы турында сөйли. "Итәк астыннан" сатучылар үзебездә җитештерелгән продукциягә түгел, кеше сәламәтлегенә зарарлы суррогатларга өстенлек бирәләр. Моның белән кемнәр шөгыльләнүен ачыклау - сезнең дә җаваплылыкта", - дип мөрәҗәгать итте Валерий Макаров авыл җирлекләре башлыкларына һәм полиция хезмәткәрләренә. Сүз составында спирт булган эчемлекләр турында барганлыктан, Валерий Владимировичның көнкүреш химия товарлары белән сәүдә итүче эшмәкәрләргә дә әйтер сүзе бар иде. "Яшерен-батырын түгел: сез сата торган химия товарлары арасында составында спирт булган катнашмалар да бар. Аларны эчеп кәефләнеп йөрүчеләргә әле күптән түгел генә үзем дә тап булдым. Тик мондый сыекчаларның кеше сәламәтлегенә нинди зыянлы булуын онытмыйк. Бизнесның теләсә кайсы төре зыян китерүгә түгел, ә кешегә файда китерүгә корылган булырга тиеш", - диде ул.
Пенсия фонды идарәсе начальнигы Зөлфия Бакасова да эшмәкәрләргә кагылышлы проблемаларны житкерергә ашыкты. 2010-11 еллар өчен генә дә эшмәкәрләрнең Пенсия фонды идарәсенә 4 миллион сум тирәсе бурычы җыелган. "Бурычлыларның күбесе - авылларда үзмәшгульлек программасы буенча субсидия алучылар. Алар арасында Хөкүмәт биргән 58800 сумны кесәсенә салып куеп, бернинди эшчәнлек алып бармаучылар да җитәрлек. Ә бурыч көн саен артып тора һәм аны түләми берничек котылып булмый. Кичекмәстән бергәләп чара күрергә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте ул авыл җирлекләре башлыкларына.
22 сентябрьдә Әгерҗедә узачак көзге ярминкәдә бөтен көзге муллык булырга тиеш дигән бурыч та куелды эшмәкәрләр һәм авыл башлыклары алдына. Ә монысын бу шимбәдә ярминкәдә бергәләп күрербез.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев