Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Әниләре юлыннан

"Безгә сынатырга ярамый", - диләр "Тәбәрле" бүлекчәсенең Яңа Акхуҗа сөтчелек фермасы сыер савучылары беравыздан. Моның үз сәбәпләре бар. Алар - биш бөртек кенә. Ә сынатырга теләмәүләренә күбесенең бу эшкә әниләренә алмашка килүләре сәбәпче. Әнә, бүген һәр сыердан уртача 22 кг сөт савучы Ләйсәния Баеваның әнисе Сания апа гомере буе терлекчелектә...

"Безгә сынатырга ярамый", - диләр "Тәбәрле" бүлекчәсенең Яңа Акхуҗа сөтчелек фермасы сыер савучылары беравыздан. Моның үз сәбәпләре бар.
Алар - биш бөртек кенә. Ә сынатырга теләмәүләренә күбесенең бу эшкә әниләренә алмашка килүләре сәбәпче. Әнә, бүген һәр сыердан уртача 22 кг сөт савучы Ләйсәния Баеваның әнисе Сания апа гомере буе терлекчелектә эшләгән. Ләйсәния әнисенең эшен лаеклы дәвам итә. Көн саен 30 сөтлебикәсеннән 670 кг.га якын сөт савып ала ул. Гади арифметика белән шөгыльләнеп алыйк әле. Сөтен бушату өчен ике кулына 10ар литрлы чиләк тотып сөт блогына бер савым вакытында гына да аңа 15 тапкырдан артык барырга кирәк була. Авыл хатынарына эштә генә дә күпме чакрым юл урап, күпме көч түгәргә туры килгәнен чамалавы авыр түгел. "Кулларың арымыймы?" - дигән сорауга: "Күбрәк булса да беләкләрем талмас иде әле", - дип җавап бирде ул, елмаеп. Хезмәт хакыннан да канәгать, апрель аенда, мәсәлән, 16 мең сумнан артыграк акча алган. Май өчен тагын да күбрәк булыр дип өметләнә.
Һәр савым сыердан 18 кг.нан артык сөт савып, II урында баручы Рузидә Шакирова да озак еллар сыер савучы булып эшләгән әнисе Роза апаны алыштырган. 10 сыйныфны тәмамлагач фермага килгән ханымның инде 20 еллык эш тәҗрибәсе бар. "Сыерларымны бик яратам. Фермабыз бетмәсен дә, лаеклы ялга чыкканчы шушында эшләргә язсын иде әле", - дип тели ул.
Раушания Шабаева да - урта мәктәпне тәмамлаганнан бирле фермада. Аның да әнисе Фәния апа Кәшәпова гомере буе терлекчелектә эшләгән. "Инде хәзер хезмәт хакларыбыз да яхшы гына, узган елның сентябре белән чагыштырганда, 3-4 тапкырга күбрәк алабыз бит, шөкер", - ди, сөенеп, бүгенге көндә һәр сыердан 18 кг.нан артык сөт савучы ханым.
Ә менә август аенда 55 яшен тутыручы Илгизә Хаҗиеваның лаеклы ялга чыккач та эшләргә исәбе. Сәламәтлеге генә какшамасын, берүк. Бүгенге көндә уртача 16 кг.нан артык сөт савып ала ул. "Бер гаилә кебек яшибез бит без. Кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак", - ди, коллективтан аерылырга теләмәвенә ишарәләп.
Һәр сөтлебикәсеннән уртача 14 кг.нан артык сөт савучы Рәмзилә Хикмәтуллина да, әнә, Ижаудан Тәбәрлегә кайтып төпләнгәч, авыр дип тормаган, фермага эшкә килгән. Аны көн саен башка авылга эшкә йөрү һич тә алҗытмый. "Әнием Рәзилә 10 сыйныфны тәмамлау белән фермада эшли башлаган. Һәрчак алдынгы урыннарда булды ул, миңа да аннан калышырга ярамый", - ди.
Менә шулай янып, дәрт белән эшләгәнгәдер инде, 1 июньгә уртача күрсәткечләре 16 кг.нан артык булса, без барган 5 июнь көненә 18 кг.нан да артып киткән иде. Тик "Сыерның сөте - телендә" икәнлекне һәм бу күрсәткечләрнең югары булуында көтүчеләрнең лаеклы өлеше дә барлыгын онытмыйк. "Бүген өч көтүчебез - Рөстәм Габидуллин, Вәсим Мөхәммәтшин, Фоат Камалетдинов чиратлашып сыерлар көтәләр. Рөстәм белән Вәсимнең инде бу өлкәдә тәҗрибәләре зур, ә менә Фоат көтүгә әле быел беренче тапкыр гына чыкты. Ир-егетләребезнең берсе дә эчү белән мавыкмый, бик тыңлаучан", - дип мактап туялмый аларны ферма мөдире Зөлфия Галиева. "Сыерларны вакытында җәйләүгә алып чыгуның, вакытында су эчертүнең файдасы күп. Тирә-ягыбызда сусыл үләнле болынлыкларның күп булуы да уңай йогынты ясыйдыр", - диләр көтүчеләр. Хәер, сыерлар сөтне мул бирсә, аларга да яхшы: хезмәт хаклары турыдан-туры сөт күләменә бәйле бит.
Гомумән, бу ферманың кайсы хезмәтчәнен генә алма, һәркайсына "булсын" дип, үз эшен җиренә җиткереп эшләү хас. Әнә, сыерлар бозаулату фермасында эшләүче Гөлчәчәк Касыймова булсынмы, бозаулар караучы Лилия Баеваны аласыңмы... Уртак тырышлык белән кышкы чорда 150 сыерга 135 бозау алынган. Бу да - яхшы күрсәткеч. Терлекчеләрнең эшен оештыруга үзе дә гомере буе шушы тармакта хезмәт куйган Зөлфия Галиева зур көч куйса, лаборант Фәрдәния Нәфыйкова сөтнең сыйфаты өчен көрәшә. "Сөтне I сорт белән озатабыз һәрчак, тыгызлыгы - 3,7%, шуннан төшерергә ярамый", - ди 55 яшьлек юбилеена килеп җиткән ханым. Ә сөтне вакытында машинада Биектауга илтү - тәҗрибәле шофер Рафил Закиров җаваплылыгында, аннан сөт Сарапулга озатыла.
Җәйге чорда менә шулай уртак тырышлык белән мул сөт җитештерү өчен көрәшәләр Яңа Акхуҗа фермасында. "Болыннарда үлән картая башлау белән өстәмә тукландыра башлаячакбыз. Моның өчен техника әзер, механизаторларыбыз да җитәрлек", - дип ышандыралар бүлекчә идарәчесе Заил Мәдишин һәм механик Марсель Шәрәфиев.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев