Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Иң күп китап укучылар кемнәр?

Халыкны китапханәгә күбрәк тарту максатыннан 2012 елны үзәк китапханә "Әгерҗе районы укый" бәйгесе игълан иткән иде. Узган җомгада сәнгать мәктәбендә бәйгегә йомгак ясау тантанасы булды. "Бәйге игълан ителгәч, китапханәләребезгә йөрүчеләр саны тагын да артты. Бүгенге көндә белем учакларына даими йөрүчеләр саны 16 меңгә якын, шуның 4500дән артыгы - балалар", -...

Халыкны китапханәгә күбрәк тарту максатыннан 2012 елны үзәк китапханә "Әгерҗе районы укый" бәйгесе игълан иткән иде. Узган җомгада сәнгать мәктәбендә бәйгегә йомгак ясау тантанасы булды.
"Бәйге игълан ителгәч, китапханәләребезгә йөрүчеләр саны тагын да артты. Бүгенге көндә белем учакларына даими йөрүчеләр саны 16 меңгә якын, шуның 4500дән артыгы - балалар", - ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлнара Тимербаева.
Ә менә тантанада шулар арасыннан иң-иңнәренә төрле номинацияләрдә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
"Укуда әйдәп баручы" номинациясендә Римма Вәлиева, Резидә Закирова һәм Рената Арасланова бүләкләнделәр. 3нче шәһәр мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Рената китапханәдә уздырыла торган бер генә чарадан да читтә калмый. Китапханәнең уку залына йөрүчеләрнең дә иң активы ул. Ә менә быел укыган китаплар саны 170(!)тән артып киткән инде.
Балалар китапханәсенә даими рәвештә сыйныфлары белән йөрүче мәктәп укучылары да күп. Ә менә шулар арасыннан китапны аеруча үз итүчеләр - 2нче мәктәпнең Наталья Заитова җитәкләгән 6а сыйныфы укучылары. Алар "Иң күп китап укучы сыйныф" номинациясендә бүләкләнделәр.
"Иң күп китап укучы җитәкче" номинациясе җиңүчесе - "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Заһир Абдуллин. "Эше ничек кенә тыгыз булмасын, китапханәгә килер өчен һәрчак вакыт таба ул, тарихи китапларны аеруча кызыксынып укый", - диделәр әлеге җитәкче турында кичәне алып баручылар.
"Төрле һөнәр ияләре арасыннан иң яхшы китап укучылар" номинациясендә сәхнәгә Тамара Рәшитова, 1нче гимназия укытучысы Наилә Харисова, 56нчы район үзәк аптекасы мөдире Әминә Галиева, 4нче мәктәп укытучысы Фәридә Хафизова чакырылдылар. "Зифа Кадыйрова кебек тормышчан әсәрләр язучыларның китаплары кулыма килеп керсә, төнге йокыларым да кача", - диде Әминә Галиева.
Ә менә "Иң күп китап укучы пенсионерлар" - Надеҗда Мерзлякова, Лидия Саунина, Анна Старикова, Закир Вердеев, Флүрә Журавлева, Наил Нәбиуллин икән. "Инде менә 40 еллап китап - тугры юлдашым да, кадерле дустым да, якын сердәшем дә. Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдинова, Мәдинә Маликова кебек язучыларның әсәрләре - өстәл китапларым. 200 битле китапны бер атна эчендә укып чыгам", - диде 79 яшендә дә китапларны күзлексез укучы Флүрә апа Журавлева. "Безнең китапханәгә яратып йөрүебездә андагы хезмәткәрләребезнең дә өлеше зур. Ачык йөзле, тәмле телле китапханәчеләребез эшләгәндә, киләчәктә дә белем учагыннан аерылмабыз", - дип ихлас рәхмәтен җиткерде Наил абый Нәбиуллин.
"Иң үзенчәлекле китап укучы" бәйгесендә Юлия Павлова бүләкләнде. Яшь кызның күптөрле шөгыльләре арасында иң яратканы - китап уку.
"Китапханә. Китап. Уку" темасына иң яхшы шигырь иҗат итүче - шигъри җанлы, укучыларда да әдәбиятка, китапка мәхәббәт тәрбияләргә омтылучы 27нче училище китапханәчесе Асия ханым Корбангалиева. Ул - әлеге номинация җиңүчесе.
"Иң күп китап укучы гаилә" номинациясендә балалар китапханәсенә иң еш йөрүче Хәсәновлар гаиләсе зурланды. "Без биш бала тәрбиялибез. Иң кечкенәсен кулга күтәреп, берсен җитәкләп, китапханәгә бишесе белән дә бергәләп йөрергә тырышам. Балалар кечкенәдән үк белем учагына тартылып үссеннәр", - диде әниләре Эльза.
"Әгерҗе районы укый" бәйгесе ахырына якынлашса да, китаптан, китапханәдән аерылмагыз. Әле шушы көннәрдә генә китапханәгә 97 мең сумлык матур китаплар кайтты. Яңа китаплар сезне көтә", - дип мөрәҗәгать итте китап сөючеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Әйе, бәйге тәмам. Тик бу иң якын дусларыгыз - китаплардан аерылу өчен сәбәп түгел. Тугры дус китап белән күрешү - үз бер бәйрәм бит ул. Үзегезне шушы матур мизгелләрдән мәхрүм итмәгез.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев