Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

РОСГОССТРАХ: үсешкә юл

Татарстанда иминиятләштерү елдан-ел популярлаша бара. Чөнки страховой компания иң авыр чакта үз клиентына ярдәмгә килә. Безнең районда да РОСГОССТРАХ полисы бик күпләргә иң авыр минутта финанс ярдәме алу чыганагы булып тора. 6 октябрьдә билгеләп үтә торган иминиятләштерү хезмәткәре көне уңаеннан бу зур компаниянең уңышлары һәм планнары турында безгә "Росгосстрах" җәмгыяте...

Татарстанда иминиятләштерү елдан-ел популярлаша бара. Чөнки страховой компания иң авыр чакта үз клиентына ярдәмгә килә. Безнең районда да РОСГОССТРАХ полисы бик күпләргә иң авыр минутта финанс ярдәме алу чыганагы булып тора. 6 октябрьдә билгеләп үтә торган иминиятләштерү хезмәткәре көне уңаеннан бу зур компаниянең уңышлары һәм планнары турында безгә "Росгосстрах" җәмгыяте ТРдагы филиалының Әгерҗедәге агентлыгы җитәкчесе Габделхак НАСИФУЛЛИН сөйләде.
- Габделхак Нуриевич, бүгенге көндә РОСГОССТРАХ нәрсә ул?
- 6 октябрьдә РОСГОССТРАХның оешуына 91 ел тула. Шактый олы яшьтә булса да, бу компания үсә, халыкка страхованиенең яңа төрләрен тәкъдим итә, клиентлар санын арттыра һәм Рәсәйдәге көндәшләре арасында лидерлыкны үз кулында тота. Бүген компания төркеменә "Росгосстрах" ААҖ , "Росгосстрах" ҖЧҖ, "РГС-Жизнь", "РГС-Медицина" җәмгыятьләре керә. "Росгосстрах" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең (ҖЧҖ) Рәсәйдә 74 филиалы бар. Ә бу филиалларда - 3500 агентлык һәм аларда 100 меңгә якын хезмәткәр эшли. "Росгосстрах"ның Татарстандагы филиалы 57 агентлыкны, 58 сату офисын берләштерә һәм аларда 3000 белгеч халыкка хезмәт күрсәтә.
Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча "Росгосстрах" 48,3 млрд сумлык страхование килешүләре төзеде. Бүген Рәсәйдә 45 млн кеше - безнең компаниянең клиентлары. Татарстанда исә 450 меңнән артык килешү төзелгән. Быел алты айда страховой җыю күләме 1,345 млрд сум булды.
- Ә безнең районда "Росгосстрах" белән килешү төзүчеләр күпме?
- 9 айда 6300дән артык килешү төзелде. Ә страховой җыю күләме 14 млн 500 мең сум булды.
- Сезнең компания нинди төр страхованиеләр тәкъдим итә?
- Аларны газетада санап чыгу мөмкин дә түгел, чөнки "РОСГОССТРАХ" 100дән артык төр страхование тәкъдим итә. Бигрәк тә автомобильләрне иминиятләштерү буенча безнең компания абсолют лидер булып тора. Бүген Рәсәйдә һәр өченче автомобильче кулында мәҗбүри страхование (ОСАГО) полисы. Ирекле страхование полисы (каско) хуҗалары да арта. Безнең районда да 9 айда 2800дән артык ОСАГО килешүе төзелде. Бу - һәр икенче автомобильче кулында безнең полис дигән сүз.
Милекне иминиятләштерү килешүләре төзүче клиентлар саны да арта. Татарстанда аларның саны 300 меңнән артып китте. Тормышны, бәхетсезлек очракларыннан, медицина, корпоратив клиентларны иминиятләштерү дә елдан-ел популярлаша.
- Клиентларга хезмәт күрсәтү, бигрәк тә түләү мәсьәләсенә дә тукталып үтсәгез иде.
- Компания клиентка килгән зыянны каплау буенча бурычларын төгәл үти. Быел гына да милекне иминиятләштергәннәргә килгән зыянны каплауга 71 млн сумнан артык акча түләнде. "РОСГОССТРАХ" үз клиентларына атна саен уртача 1,5 млрд сум акча түли. Бу - страховой компанияләр арасында иң күп түләү!
- Сезнең коллектив хезмәткәрләрен һәм райондагы барлык страховой компанияләр агентларын һөнәри бәйрәмегез белән тәбриклибез. Райондашларыбызга авырлык килгәндә ярдәмгә килүегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә клиентларыгыз саны артсын һәм аларның ышанычын югалтмый эшләгез.
Әңгәмәдәш - Миләүшә Ягъфәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев