Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Тиздән фатирыгызны үзегез җылытачаксыз

Район башлыгы Валерий Макаров һәм башкарма комитет җитәкчесе Андрей Авдеев шәһәребезнең М. Горький урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр белән очрашу барышында әнә шулай диделәр. Валерий Владимирович иң элек халыкны шәһәребездә киң колач җәячәк күп катлы йортлардагы фатирларга ике контурлы газ казаннары кую программасы белән таныштырды. Бу системага күчүнең фатир хуҗалары өчен...

Район башлыгы Валерий Макаров һәм башкарма комитет җитәкчесе Андрей Авдеев шәһәребезнең М. Горький урамындагы 10нчы йортта яшәүчеләр белән очрашу барышында әнә шулай диделәр.

Валерий Владимирович иң элек халыкны шәһәребездә киң колач җәячәк күп катлы йортлардагы фатирларга ике контурлы газ казаннары кую программасы белән таныштырды. Бу системага күчүнең фатир хуҗалары өчен бик тә отышлы һәм уңайлы булачагы турында тәфсилләп сөйләде ул. "Менә хәзерге кебек кайнар суга да тилмермәячәксез. Кайчан кирәк, кнопкага гына басып, суны үзең җылытасың. Ел әйләнәсе җылылыкны да үзегезгә кирәкле температурага көйли алачаксыз. Газ өчен түләүләрегез дә күпкә кимиячәк. Мамадыш, Минзәлә, Актаныш, Сарман районнарында ике контурлы газ казаннарына тулысынча күчеп беттеләр инде. Халык бик тә канәгать. Безнең районда да ике елда барлык күп катлы йортлар әнә шулай индивидуаль җылытуга күчеп бетәргә тиеш", диде район башлыгы. Мондый җылыту системасына күчеп, аның рәхәтлеген, уңайлылыгын Красный бор, Тирсә авылларында, шәһәребезнең Лесопильная урамындагы йортларда яшәүчеләр үзләрендә тойдылар инде. Газетабыз битләрендә фатирларны индивидуаль җылытуга күчерүнең нечкәлекләрен тулырак аңлатып язарбыз әле.
Очрашу барышында халыкның район җитәкчеләренә сораулары да, үтенечләре дә шактый булды. Аларны йортның бер ягындагы чүп контейнерын алулары бик борчый. Ничә еллар шунда түгеп гадәтләнгән халык контейнер булмаса да чүбен һаман шул урынга җиргә түгүен дәвам итә. Нәтиҗәдә көнсаен биредә тау кадәр чүп өеме барлыкка килә. Валерий Макаров, бу урында мәйданчык ясап, контейнерларны кире кайтарырга дигән күрсәтмә бирде. Хуҗалар йорт яны территориясен төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Югыйсә, узган ел гына ишек алдындагы юлга бетон җәйгән булганнар. Ләкин бүген аның сыйфаты ташка үлчим. Район башлыгы бу юлга асфальт түшәргә вәгъдә бирде. Бишенче каттагы фатирларда яшәүчеләр чардакның җылытылмаганлыгы сәбәпле, кышларын суык булуыннан зарландылар. Валерий Макаров, төзүчеләр һәм бу йортта яшәүче ир-егетләр белән чардакка менеп, аның торышын үз күзләре белән күреп төште һәм проблеманы хәл итәчәкләрен әйтте.
Бу йортта быел "Стройгард" төзүчеләре капиталь ремонт эшләре алып баралар. Хуҗалар нигездә алар эшеннән канәгать. Бигрәк тә подъездга керү юлларына плитә җәюләре, матур эскәмияләр, чүп савытлары ясап куюлары охшаган халыкка. "Үзегез дә шуларны саклап, йорт тирәсендә, подъездларда чисталык, тәртип урнаштыру өчен бергәләп көрәшеп яшәгез. Болар барысы да фәкать үзегездән тора. Һәркем үзен йортыгызның чын хуҗасы итеп тойганда гына тәртип булачак", диде Валерий Макаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев