Спорт дөньясында рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яшь хоккейчылар «Водоканал» Кубогы өчен хоккей уйныйлар
Бүген Әгерҗе Боз сараенда Әгерҗе, Свердлау, Ижау, Менделеевтан килгән 2005-2006 елгы командалар «Водоканал» ширкәте Кубогы өчен хоккей уйныйлар.
-
Әгерҗе өлкәннәре шпагатка утыра
Аларны “әби“ дияргә тел әйләнми. Күбесе җитмешне куып килсә дә төз буй-сыннары, янып торган күзләре, хәрәкәтчән булулары белән сокландыралар.
-
Казанда узган чаңгы марафонында Пеләмеш чаңгычысы да катнашты
Пеләмешнең танылган чаңгычысы Эдуард Михайлов 25 чакрым ара узды. Әлеге дистанцияне марафонда барлыгы 100 спортчы үтте.
-
“Мари чаңгы юллары“нда төшерелгән ФОТОлар
Узган ялларда Кадрәктә 150 спортчы катнашында чаңгы ярышы узды.
-
“Мари чаңгы юллары“нда катнашкан яшьләр – районыбыз горурлыгы
Биш чакрымга узышкан иң көчле чаңгычылар арасында барган узышны тын да алмый күзәтте халык. Бу категориядә әле күптән түгел генә Көньяк Сахалиннан “Азия балалары” кышкы уеннарыннан кайткан Татарстан җыелма командасы әгъзасы, Бима егете Богдан Павлов та бар иде.
-
“Мари чаңгы юллары“на гаиләләре белән килүчеләр дә күп булды
Әлеге ярышта иң күңеллесе гаилә эстафетасы булгандыр, мөгаен. Кайбер гаиләләр бу төр ярышта узышу өчен махсус килүләрен дә яшермәделәр. Мәсәлән, Удмуртиянең Грахово районыннан Николаевлар да эстафета башланыр алдыннан бик ныклап әзерлек күнекмәләре башкардылар.
-
“Мари чаңгы юллары“нда алты яшьлек балалар да узышты
Марилар балаларын тәпи китүгә чаңгыга бастыралар дигән сүзләр хак. Шулай булмаса, 6 яшьлек Марк, Родион, Глеб, Саша, Лиза, Лена 500 метрлы дистанцияне җилдән җитез узмаслар иде.
-
Әгерҗе районында унберенче тапкыр “Мари чаңгы юллары“ ярышы узды
Быел Әгерҗе районында унберенче тапкыр уздырылган “Мари чаңгы юллары”нда 150дән артык чаңгычы катнашты.
-
Мөселманнар арасында узган футбол ярышыннан ФОТОлар
Кичә “Олимп“ спорт комплексында мөселманнар арасында футбол ярышы узды.
-
Мөселманнар арасында узган футбол ярышында Әгерҗе командасы җиңү яулады
Кичә Әгерҗедә мөселманнар арасында футбол ярышы булды.
-
Дүрт районның яшь футболчылары – Әгерҗедә ярышта
Бүген “Олимп“ спорт комплексында Россия Махсус Олимпиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярыш уза.
-
Әгерҗенең булачак солдатлары биатлонда сыналдылар
Икенче ел рәттән хәрби-патриотик айлык кысаларында Әгерҗе районы хәрби комиссариаты булачак солдатлар өчен “Кышкы биатлон“ эстафета ярышы уздыра.
-
Сарсак-Омгада Федорыч Кубогына волейбол ярышы узды
Әлеге турнир быел өченче тапкыр үткәрелде. Өченче ел рәттән Сарсак-Омга командасы җиңү яулады.
-
Бүген Әгерҗедә ир-егетләр арасында бадминтон ярышы булды
Бүген “Олимп“ спорт комплексында ир-егетләр арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бадминтон ярышы булды.
-
Көрәшне үстерү һәм таныту максатыннан татар көрәшенә багышланган китап дөнья күрде
Китап “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дип атала.