Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Спортсыз ял – файдасыз

Әнә шулай диләр 18 көн Красный борда спорт юнәлешендә эшләгән лагерьда ял иткән балалар. Биредә ял иткән 62 баланың барысы да - Әгерҗедән, күпчелеге 1-5 сыйныф укучылары. Алар балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенә футбол секциясенә йөриләр. "Без мондый спорт лагере оештыру турында күптәннән хыяллана идек инде. Тренировкалар вакытында гына һәр баланы...

Әнә шулай диләр 18 көн Красный борда спорт юнәлешендә эшләгән лагерьда ял иткән балалар.
Биредә ял иткән 62 баланың барысы да - Әгерҗедән, күпчелеге 1-5 сыйныф укучылары. Алар балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенә футбол секциясенә йөриләр. "Без мондый спорт лагере оештыру турында күптәннән хыяллана идек инде. Тренировкалар вакытында гына һәр баланы күзәтеп, өйрәнеп бетереп булмый. Ә биредә вакыт җитәрлек. Безнең максат - аларны спортка җәлеп итү генә түгел, ә дуслаштыру, бердәм команда туплау. Инде хәзер киләчәктә кечкенә футболчылар белән ничек эшләргә кирәклеген яхшы күзаллыйбыз", - диләр тренерлары Андрей Бушмелев һәм Илдар Идиятов. Балаларның һәр көне иртәнге зарядкадан башланган. Ә аннан көн дәвамында нинди генә спорт уеннарында катнашмаганнар: пионербол, волейбол, футбол, тазобол, эстафета дисеңме. Шахмат, шашка кебек уеннар уйлау сәләтләрен камилләштерсә, армрестлинг, теннис кебекләре кул көчләрен сынаган. Моңа өстәп, эстафета, "Күңелле стартлар", "Зарница" уены, снайпер беренчелегенә ярышлар. Кама буена, гүзәл табигать кочагына сәяхәтләр... Кыскасы, спорт белән дус балаларга тән сихәте алыр өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудырырга тырышканнар. "Красный бор балалары белән футбол уйнавыбыз аеруча истә калды. Беренче тапкыр оттырсак та калганнарында бирешмәдек", - ди Илнар Заһидуллин. Ә менә тәрбиячеләре Фәридә Мансуровна "Һәр уенда да актив катнашкан малайларның берсе ул" дип мактап туялмый Илнарны. Гомумән, лагерь башланган көннәрдә бераз сүлпәнлек күрсәткән балалар да тора-бара спорт белән аерылмас дуска әверелгәннәр. Шуңа кайсыннан гына сорама, күңелгә иң хуш килгәне дип спорт чараларын атадылар алар.
Балалар лагерь дәвамында бары тик спорт күнекмәләрен генә ныгытканнар дип уйласагыз - ялгышасыз. Лагерь начальнигы Ирина Муратова, педагог-оештыручы Лилия Газимова, тәрбиячеләр Фәридә Кудосина һәм Валентина Нехорошкова, физрук Елена Абидина лагерьдагы һәр көн истә калырлык булсын өчен нинди генә чаралар оештырмаганнар. Нептун көне, цирк тамашасы, "Халыклар дуслыгы" бәйрәме аеруча ошаган балаларга. Цирк тамашасында кемнәр генә булып киенмәгәннәр алар: клоун, фокусчы, тере курчак, акробат, гимнаст, жонглер. Ә менә "Халыклар дуслыгы" бәйрәмендә "Оба-на" отряды Япония көнкүрешен чагылдырса, "Динамит" Удмуртияне тәкъдим иткән. "Без Буран әбиләре булып киендек, хәтта перепеч пешердек", - ди Кристина Овчинникова. Сүз уңаеннан: лагерьда ял иткән 62 баланың 4се генә - кызлар. "Миңа лагерьда шулкадәр ошады, икенче сменага да калырга булдым", - ди Алина Ясәвиева. Кызлар берсен-берсе бүлә-бүлә ничек тәмле ашатулары, көн саен төрле җиләк-җимеш, шоколад, йогурт башка тәм-томнар белән сыйланулары турында да сөйләделәр.
Менә шулай берсен-берсе кабатламыйча 18 көн сизелмичә дә үткән. Соңгы көнне балалар вожатыйлары белән бергәләп концерт куйганнар, учак тирәли утырып лагерьда уздырган көннәре турында сөйләшкәннәр, һавага теләкләре язылган шарлар очырганнар... Иң активларга грамоталар, бүләкләр тапшырылган. "Лагерьда ике улыбыз - Валерий һәм Саша ял итте. Аларга шундый ошаган, әле һаман тәэсирләрен сөйләп туялмыйлар", - ди Елена Еремина. "Улыбыз Олегның лагерьда беренче тапкыр ял итүе. Без аны 2-3 көннән соң сагына башлар дип уйлаган идек. Нинди сагыну ул! Көн саен тренировкаларга йөрү, берсеннән-берсе кызыклырак чаралар, бәйгеләрдә катнашу аларга күңелсезләнергә вакыт калдырмаган. Лагерьда режим буенча яшәргә өйрәнүләре өйгә кайткач та сизелә. Нинди генә бүләкләр алып кайтмаган ул?! Грамоталары да бар. Хәтта азык-төлек наборы да биргәннәр. Ә күпме дуслар тапкан! Инде хәзер үк киләсе елга тагын барам дип тора", - ди Светлана Панкова. Димәк, бу футболчы малайлар киләчәктә дә спорт лагере оештырылганда бирегә атлыгып килерләр. Ә гүзәл табигатьле Красный бор кочагын киң җәеп каршы алыр спорт сөючеләрне.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев