Ришат Әхмәдуллин
Шигырьләр
И хатын-кыз, и изге зат!
Син - җирнең фәрештәсе!
Сүзләр аздыр, килә сиңа
Хис белән эндәшәсе...
Күзләрең - күл, чәчләрең - төн,
Керфекләрең - ярымай,
Кыйгач кашың - кош канаты,
Йөзең алсу алмадай!
Син - кояшы, син - чәчкәсе,
Син - бизәге җиремнең!
Син - сагышы, син - балкышы
Һәм - син моңы җырымның!
И хатын-кыз - иң гүзәл зат,
Җиһанда син бер - тиңсез!
Ул карашың, ул назларың...
Тормыш ямьсез ул синсез!
Син көчле - кирәк чагында,
Көчсез ир кочагында.
Кадерләп карап яшисең
Син гаилә учагын да!
Кайчагында - йомшак песи,
Кайчагында - керпе син!
Матур сүзләр яратасың,
Бездән күпкә хисле син!
Кайчагында син - тыныч күл,
Кайчагында - җил-давыл.
Кайчак - ялкын, кайчак - салкын:
Аңлавы сине авыр...
И хатын-кыз - илаһи зат!
Камил синең бар ягың.
Каршылыклар белән тулы
Зур сере син дөньяның!
И хатын-кыз - алиһә зат!
Килә серең чишәсе.
Кешелеккә җан өрүче
Син - тормышның чишмәсе!
Наил Касыйм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев