Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Бәхетле хатын, булдыклы ханым

Ләйсән ШӘЙМӘРДАНОВА - моннан 10 ел элек Әгерҗедә беренче такси хезмәтен, 5 ел элек кабельле телевидение оештыручы бизнес-леди. Күптән түгел ул "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең Мамадышта узган зона турында икенче урын алды. Ә бу рәсемдә сез аны (сулдан икенче) 8 Март алдыннан бер төркем райондашлар белән Казанда "Корстон" күңел ачу...

Ләйсән ШӘЙМӘРДАНОВА - моннан 10 ел элек Әгерҗедә беренче такси хезмәтен, 5 ел элек кабельле телевидение оештыручы бизнес-леди.
Күптән түгел ул "Ел хатын-кызы" республика бәйгесенең Мамадышта узган зона турында икенче урын алды. Ә бу рәсемдә сез аны (сулдан икенче) 8 Март алдыннан бер төркем райондашлар белән Казанда "Корстон" күңел ачу үзәгенә хатын-кызлар бәйрәменә багышланган республика тантанасына баргач күрәсез.

Нәфис гәүдәле, һәрчак килешле, заманча матур киенеп йөрүче бу яшь ханым урамнан узганда күпләр сокланып каладыр аңа. Ләйсән турында берәүләр "булдыклы, гаҗәеп тырыш, тәвәккәл, авырлыклардан курыкмый торган бизнес-леди", диләр. "Эшендә дә, өендә дә зур таянычы булган ире канаты астында яшәүче бәхетле хатын", дигәннәрен дә ишеткән бар. Бу сүзләрнең икесендә дә дөреслек бар. Хатын-кыз бәхете нидә соң? Редакциябез кунагы Ләйсән Шәймәрданова үзе бу турыда нәрсә уйлый?
- Ләйсән Ризановна, иң элек без гаиләбездә бәхеткә тиенергә тиештер дип саныйм. Ягъни ирдән уңарга...
- Әлбәттә. Кулыңда әллә ничә дипломың булса да, ирдән уңмасаң, тулы хатын-кыз бәхете булмый инде ул. Мин исә үземне бик бәхетле хатын дип саныйм. Чөнки Эдуард - минем эшмәкәрлек эшчәнлегемдә дә, гаиләдә дә иң зур таянычым. Без - һәрвакыт бергә. Кайберәүләр: "Эштә дә, өйдә дә гел бергә булу алҗытмыймы?" диләр. Һич юк. Бөтен мәсьәләне бергә хәл итеп уртак фикергә киләбез. Ирем һәрчак яңа идеяләр белән чыга һәм без аларны бергәләп тормышка ашыру юлларын эзлибез. Безнең бер-беребездән көнләшкәнебез юк. Кирәк чакта ул да, мин дә юл куя беләбез. Бер-беребезне күз карашыннан аңлыйбыз. Хатын-кыз бәхете шул буладыр инде.
- Сез - Зәйдән кайтып, Әгерҗедә беренче тапкыр такси хезмәтен оештырып җибәрергә җөрьәт иткән һәм бу эшегездә шактый уңышларга ирешеп абруй яулаган тәвәккәл эшмәкәр ханым. Бу идея кайдан килде?
- Эдуард - тумышы белән Әгерҗедән бит. Биредә аның дуслары күп. Бервакыт кунакка кайткач, шәһәр урамнарында ни маршрут автобусы, ни такси йөрмәвен белдек тә, Әгерҗегә күчеп кайтып, бу эшне башлап карарга булдык. Район җитәкчелеге дә идеябезне хуплады. 2003 елда "Төзүче" тулай торагында бер кечкенә генә бүлмә алып, бу эшне башлап җибәрдек. Беренче таксистыбыз Флүр Зарипов булды. Эшли башлаган беренче айларда кызыксынып кына да, таксида урам буйлап йөреп кайту өчен заказ бирүчеләр була иде. Ә хәзер бездә 20дән артык шәхси эшмәкәр теркәлгән. Шунысы сөендерә: таксистларыбыз хезмәтеннән зарланучылар юк.
- Шундый нәфис ханымга ир-егетләр белән җитәкчелек итү җиңел түгелдер?
- Коллективыбыздан һич тә зарланмыйм. Бик дус, бердәм булып эшлибез. Егетләр барысы да сыналганнар. Гаиләдә проблемалар булганда да бер-беребезгә ярдәм кулы сузабыз. Әле менә Мамадышка зона бәйгесенә дә егетләребез миңем өчен көч бирергә бардылар, такмаклар җырлап, жюрины таң калдырдылар.
- Бәйрәм уңаеннан Казанда узган бәйрәмнән нинди хисләр белән кайттыгыз?
- Татарстан Хөкүмәте җитәкчелеге катнашындагы мондый дәрәҗәле, зур бәйрәмдә тәүге катнашуым булгангамы, "Корстон"ның затлы залларына узганда, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлавын, артистлар чыгышын тыңлаганда, үземне Корольгә кунакка килгән принцесса кебек хис иттем. Хезмәтемне хөрмәтләп, миңа шундый бәйрәм бүләге ясаган район җитәкчелегенә рәхмәт.
- Бизнестагы кырыс кануннар күп вакыт эшмәкәр ханымнарның үз-үзен тотышына да, төс-кыяфәтенә дә тискәре тәэсир итә дип уйлыйм. Әмма бу Сезгә кагылмый. 10 ел элек Әгерҗегә кайтып үз эшегезне башлап җибәргәндә ничек матур, яшь булсагыз, бүген дә шулай, күз тимәсен. Яшь булып калуның сере нәрсәдә?
- Хатын-кызның яшь булып кала алуында ирнең роле зур. Гаиләдә тынычлык, хөрмәт булса, ирең, балаң борчымаса, хатын-кыз елларга бирешми ул. Тагын шунысы да бар: эш ничек кенә тыгыз булса да, хатын-кыз үз-үзен карарга вакыт табарга, өйдә дә матур итеп киенеп йөрергә, чәч-башын тәртиптә тотарга, ашау-эчүдә дә чама белергә тиеш.
Эшмәкәр ханымнарга килгәндә, бизнеста да хатын-кыз дәрәҗәсен югалтмаска, ирләр алдында түбәнлеккә төшмәскә, аларга охшарга тырышып кулга тәмәке алмаска, ирләр белән бер дәрәҗәдә эчмәскә, үзеңне хөрмәт иттерә белергә кирәк. Нинди генә хәлдә дә гүзәл зат дигән исемгә тап төшермәскә - һәрберебезнең девизы булырга тиеш.
Форсаттан файдаланып, районыбыз хатын-кызларын бәйрәмебез белән тәбриклим. Гаиләбезне бәхетле итү өчен барысын да эшлик, хезмәттә дә сынатмыйк. Без бит булдырабыз!
Әңгәмәдәш - Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев