Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Хәтер уты яна мәйданнарда

Бүген - фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенә 71 ел. 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне булып тарихка мәңгелеккә кереп калды. Корбаннар ягыннан тарихта бер генә сугышның да Бөек Ватан сугышына тиңе юк һәм була күрмәсен дә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта фашизмны җиңү өчен...

Бүген - фашистлар Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүенә 71 ел. 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне булып тарихка мәңгелеккә кереп калды. Корбаннар ягыннан тарихта бер генә сугышның да Бөек Ватан сугышына тиңе юк һәм була күрмәсен дә.
1418 көн һәм төн дәвам иткән бу канкойгыч сугышта фашизмны җиңү өчен 10 меңнән артык райондашыбыз да чит җирләрдә башын салды. Шәһәребездәге Мәңгелек ут, авылларыбыздагы исемнәре ташка уелып язылган обелисклар шул дәһшәтле елларны искә төшереп тора. Әйдәгез, бүген тагын Мәңгелек ут һәм обелисклар янына килеп, хәзерге тыныч тормышыбыз өчен башларын салган якташларыбызны искә алыйк, чәчәкләр салыйк.
Ә без өлкән буын райондашларыбыз белән 1941 елның 22 июнь көнен искә төшерик.
Хәйя Садретдинов - сугыш һәм хезмәт ветераны: "7нче сыйныфны тәмамлагач, берничә айга ФЗУга һөнәр үзләштерергә җибәргәннәр иде. Свердлау вокзалына килеп төшкәч, сугыш башланган дигән хәбәр ишеттек. Без, 15-16 яшьлек авыл малайлары, вокзалда хатын-кызларның якыннарын елый-елый озатуларын күргәч, бик курыктык. Кире авылга кайтарып җибәрерләр дигән өметләр акланмады. 12 көн поездда кайда алып барганнарын да белмәдек. Байкал күленә барып җиттек. Агач винтовкалар тоттырып сугышка әзерли башладылар. Авылдагы әнием һәм ике сеңлем белән берничә айга гына саубуллашып китүләрем бик озакка сузылды. Сугышта үлем белән күзгә-күз очрашкан чакларым да күп булды. Ходай насыйп иткәч, шул китүдән җиде ел хезмәт итеп, 1947 елда гына исән-сау туган якка кайттым".
Сания Бәшәрова - Кадыбашта тыл ветераны: "Үтәгәндә 7нче сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлап, Мактау кәгазе белән әниләрне сөендерим дип кош тоткандай өйгә кайтканда авыл Советы янында җыелган халыкны күреп, аптырап калдык. "Сугыш башланган!" дигән сүзне менә шунда ишеттек. Хатын-кызлар, әбиләр яулык чите белән авызларын каплап елыйлар. Аларга карап, безнең дә грамота алу шатлыгы онытылды. Авыл Советы рәисе военкоматка чакырылган ир-егетләр исемлеген укыган саен елаучылар арта. Беренче көннәрдән үк авылдан фронтка китә башладылар. Бөтен авыл белән аларны озатуларыбыз, бала-чага һәм хатын-кыз елаулары, ирләрнең "Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар", дип җырлаулары - әле дә күз алдымда. Колхозда бөтен эш әниләребез һәм безнең җилкәгә калды. Мин тракторчылар курсына язылдым. Әмма бераздан тиф белән авырып, озак кына хастаханәдә яттым. Аннан сельпо бухгалтериясенә эшкә чакырдылар. Ләкин бераздан миңа судка чакыру кәгазе килде. Тракторчылар курсында укып, тракторда эшләмәвем өчен миңа, 16 яшьлек авыл кызына, төрмә яный иде. Сугыш чоры кануннары бик каты иде шул. Менә шулай иң авыр елларда тракторда эшли башлаган идем һәм ул 20 елга сузылды. Минем белән бу чорда эшләгән кызларның барысы да диярлек сугыштан соң техниканы ташлады. Ә мин кияүгә чыккач та 14 ел тракторчылар бригадасында эшләдем. Хәзер ничек ул авырлыкларга түздем икән дип таң калып, картлыгымның тынычлыкта үтүенә сөенеп яшим".
Рифкать Фатыйхов - Барҗы-Умгада тыл ветераны: "Миңа 13 яшь, 5нче сыйныфны тәмамлаган идем. Сугыш башлану турындагы хәбәрне басудан кайтканда ишеттек. Беренче көнне үк авылдан ир-егетләр китә башлады. Колхозның чабышкы атларын, полуторка машиналарны шоферлары белән фронтка озатулар - әле дә хәтеремдә. Шуның белән безнең балачак бетте, аны каһәр төшкән сугыш урлады. Әтиебезне сугышка алмасалар да, ул кинәт үлеп китте. Аның көнгә 60-70 сутый печән чабуын өлкәннәр әле дә искә алалар. Минем мәктәптә уку мөмкинлегем булмады. Яздан алып көзгә кадәр колхозда көнне төнгә ялгап эшләгән чаклар, ачтан егылган атлар, үгез җигеп сукалаулар, басуда борчак ашаган өчен колхоз рәисенең ашханәдән куып чыгаруы искә төшсә, әле дә күңелем тула...".
Сугыш һәм тыл ветераннары күргән бу михнәтләр бүтән кабатлана күрмәсен! Сугыш башланган көнне мин батыр авылдашларымны кат-кат күз алдымнан үткәрәм. Аларны онытырга хакыбыз юк.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев