Дәү әнием Нәдидә Хәсәнова легендар шәхес иде
Тормыш поездда сәяхәт итүгә охшаган кебек тоела миңа. Дөньяга туу белән бу поездга әти-әни, дәү әти һәм дәү әни белән бергә утырабыз да олы юлга кузгалабыз. Ул чакта бу поездга утырган якыннарыбыз һәрвакыт безнең белән булырлар кебек. Ләкин алар берәм-берәм төрле станцияләрдә төшеп калалар, ә без тормыш буйлап сәяхәтебезне дәвам...
Тормыш поездда сәяхәт итүгә охшаган кебек тоела миңа. Дөньяга туу белән бу поездга әти-әни, дәү әти һәм дәү әни белән бергә утырабыз да олы юлга кузгалабыз. Ул чакта бу поездга утырган якыннарыбыз һәрвакыт безнең белән булырлар кебек. Ләкин алар берәм-берәм төрле станцияләрдә төшеп калалар, ә без тормыш буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез.
40 көн элек иң яраткан дәү әниебез Нәдидә Хәсәнова да бу тормыш поездыннан төшеп калды. Бу безнең өчен бик зур югалту булды. Әле дә аның юклыгына күңел ышанмый, йөрәк елый. Казанда дәү әтием белән яшәгән фатирларына барган саен елмаеп, кочаклап каршы алыр да гөрләшеп чәй эчеп утырырбыз кебек. Телефоным шалтыраган саен, дәү әниемнең йомшак тавышы ишетелер сыман.
Нәдидә... Гарәпчәдән сирәк, уникаль дигәнне аңлата. Дөрестән дә дәү әниебез гаҗәеп шәхес иде. Ул һәрвакыт актив тормыш белән яшәде. "20 ел Әгерҗе КПСС райкомы секретаре булганда халык өчен дип бөтен барлыгын, еш кына гаиләсен, балаларын да икенче планга куеп эшләде". Хезмәттәше Нәзирә ханым Гарифуллинаның сүзләре бу. Әгерҗе районында күпләр аны әле дә "Нәдидә Әхмәтовна - легендар шәхес иде" дип сагынып искә алалар. Дөрестән дә, ул уникаль, кабатланмас шәхес иде.
Дәү әнием өч баласы, биш оныгы һәм өч оныкчыгы өчен дә гомер буе үрнәк булды. Без барыбыз да бергә җыелганда 18 кеше була идек. Дәү әтиебез Әхмәт Хәсәнович белән бергә 60 ел гомер итүләре дә безнең өчен зур бәхет булды. Аларның да тормыш юллары җиңел генә булмагандыр. Әмма кадерле кешеләребез яшьлектәге мәхәббәтләрен ахырга кадәр саклап, бер-берсен хөрмәт итеп, ярты сүздән аңлап, юл куеп, безгә үрнәк күрсәтеп яшәделәр. "Гаилә - җир йөзендә иң җылы урын һәм аның утын сүндерми саклау зур тырышлык, сабырлык сорый", - ди иде дәү әниебез. Аларның тормыш юлы - яшьләргә әхлак дәресе, бер-берсенә мәхәббәттә, тугрылыкта корылган ир белән хатын мөнәсәбәтләренә дан җырлаучы гимн ул. Дәү әни бик тә туган җанлы иде. Аның балаларына һәм оныкларына булган мәхәббәте бик тә көчле һәм ул һәрвакыт безне рухландырып торды. Ул тормыш сынаулары алдында каушап калмаска, теләсә нинди авырлыкны җиңәргә өйрәтте. Аның алтынга тиң киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре безне гомер буе озата барыр әле.
Дәү әниебез кебек көчле, тирән акыллы, гыйлемле кешеләр үлмиләр. Алар безнең күңелләрдә яшиләр. Дәү әти белән дәү әниебезне мин тыныч тормыштагы батырларга тиңлим. Мин әбиләре исән-сау булганнарга ак көнләшү белән карыйм һәм исән чакта кадерләрен белегез, аларны борчымагыз, хәлләрен белергә вакыт табыгыз, күчтәнәчләр алып яннарына барып килегез, димен. Дәү әнием белән бергә минем балачагым да югалган кебек. Күңелдә - бушлык, юксыну, сагыш... Тыныч йокла, иң кадерле, газиз Кешебез!
Гүзәл ГАББАСОВА.
Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев