Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Яхшы уку өчен яхшы ял кирәк

Быелгы уку елы да ахырына якынлаша. Ә бу - укучыларга киеренке акыл хезмәтен ялга алыштыру вакыты, ягъни җәйге каникуллар җитә дигән сүз. Быел районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар җәйге ялларын кайларда уздыра ала соң? Бу хакта яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна СЕРГЕЕВА сөйли: - Быел җәйге чорда 1356 бала үз...

Быелгы уку елы да ахырына якынлаша. Ә бу - укучыларга киеренке акыл хезмәтен ялга алыштыру вакыты, ягъни җәйге каникуллар җитә дигән сүз. Быел районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар җәйге ялларын кайларда уздыра ала соң? Бу хакта яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна СЕРГЕЕВА сөйли:
- Быел җәйге чорда 1356 бала үз сәламәтлеген төрле лагерьларда ныгытачак. Әлеге лагерьларга юлламаларны хәзердән үк хәстәрләргә кирәк. Әти-әнинең мөмкинлегенә, балаларның теләгенә карап, укучыларга төрле лагерьларны сайлау мөмкинлеге бар.
Каникуллар башлану белән, ягъни 4 июньнән, мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. Быел мондый 20 лагерьга 900 бала йөриячәк. 21 көн дәвам итәчәк һәм өч тапкыр ашату каралган мондый лагерьдагы ял әти-әниләргә нибары 393,75 сумга төшәчәк. Шулай ук 9 авыл мәктәбендә ял һәм хезмәт лагере оештыру да планлаштырыла. Биредә балалар 18 көн дәвамында хезмәтне ял белән чиратлаштырачак һәм мондый лагерьлар өчен ата-ана взносы каралмаган.
10 июньнән Красный бордагы "Алмалы" лагере да үз эшен башлый. Быел биредә балаларның ялын өч сменада оештыру планлаштырыла. I сменада балаларга белем бирү-савыктыру үзәгенә йөрүче 90 бала сәламәтлеген ныгытачак. Ә II, III сменаларга теләге булган 160 балага юллама биреләчәк. Быел "Алмалы"га юллама бәясе - 1804,95 сум. "Алмалы" лагереның эшен оештыру - "Ровесник" яшүсмерләр клубы җаваплылыгында. Балагызга юллама алырга теләсәсәгез, 21469 телефонына шалтыратыгыз. Спорт белән дус балалар өчен Боз сарае каршында "Спутник" профильле лагерь эшли. Биредә 50 бала ял итәчәк. Әлеге сменага юллама бәясе - 1582,20 сум.
"Форпост" үзәге базасында Яңавылда 10 бала өчен патриотик юнәлештәге палаткалы лагерь да оештыру планлаштырыла. Мондый лагерьда ял итү 693 сумга төшәчәк. Палаткалы лагерьда ял итү хакында тулырак белү өчен безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефоныбыз - 21788. Безнең бүлек аша Минзәләнең "Десантник" аэроклубы базасында эшләүче хәрби-патриотик лагерьга да юллама алырга мөмкин.
Коммерцияле нигездә эшләүче предприятие-оешмалардагы 40 хезмәткәргә быел да үз балаларын Чаллыдагы лагерьларга ял итәргә җибәрү мөмкинлеге бар. Елның-елында мондый лагерьларда тимерьюлчыларның балалары ял итә. Быел әлеге юлламаларны нинди шартларда алырга мөмкин булуын белү өчен тимерьюлчылар үзләре эшли торган предприятие җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар.
Балаларыгызның сәламәтлеген диңгез буенда ныгытырга мөмкинлек бар: Краснодар краена ял итәргә барырга теләүчеләр өчен төркем туплана башлады инде. 15 укучыдан торган бу төркем август аенда Кара диңгез буенда ял итәчәк. Тулырак мәгълүматны 21743, 21788 телефоннары аша алырга була.
Балигъ булмаганнар комиссиясендә һәм подразделениесендә исәптә торучы, авыр хәлдә калган 14-18 яшьлек яшүсмерләр быел да эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Аларга мәшгульлек үзәге өстәмә рәвештә 850 сум акча түләячәк. Шулай ук 14 яшькә җиткән 300 укучыны мәктәпләргә эшкә урнаштыру планлаштырыла. Аларга да мәшгульлек үзәгеннән өстәмә 850шәр сум акча түләнәчәк.
Әгәр әти-әнинең баласын лагерьга җибәрү мөмкинлеге юк икән, андыйлар өчен шәһәрдә "Ровесник" яшүсмерләр клубы, "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге каршында, стадионда балалар мәйданчыклары эшләячәк...
Күргәнегезчә, балаларның ялын файдалы итеп оештыруның юллары күптөрле. Ә менә шуларның кайсысын сайлауны ата-ана һәм бала бергәләп хәл итсеннәр иде. Бу турыда инде бүгеннән үк кайгыртырга кирәк.
***

Социаль яклау идарәсе начальнигы Сания Рәхмәтулиина хәбәр итүенчә, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торучы 205 балага быел Чаллының "Космос" һәм "Чаллы", Алабуганың "Радуга" санаториеларында, Мамадышның "Берсут" савыктыру лагеренда ял итү мөмкинлеге бар. Бу хакта тулырак мәгълүматны 25333, 21153 телефоннары аша алырга була.
Язманы Дания Абзалиева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев