Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Юлда – аюлар

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Маршлар паркы"акциясе кысаларында игълан ителгән балалар иҗат бәйгесенә йомгак ясалды. "Кыргый табигать утраулары" дигән фотосурәтләр конкурсында Кичкетаң мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айсылу Сафиуллинаның "Аюлар мәрхәмәтле кешеләр белән дус" исемле эше беренче урынга лаек булды. Бу фотога карагач, күңелегездә безнең район урманнарындагы аюлармы икән болар дигән сорау...

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Маршлар паркы"акциясе кысаларында игълан ителгән балалар иҗат бәйгесенә йомгак ясалды.

"Кыргый табигать утраулары" дигән фотосурәтләр конкурсында Кичкетаң мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айсылу Сафиуллинаның "Аюлар мәрхәмәтле кешеләр белән дус" исемле эше беренче урынга лаек булды.
Бу фотога карагач, күңелегездә безнең район урманнарындагы аюлармы икән болар дигән сорау тугандыр. Әгерҗе урманнарында аюлар булса да, юлга чыккан бу җәнлекләрне Айсылу Сургутта яшәүче апасы Филәрә янына кунакка баргач төшереп алган. "Бертуктаусыз машина йөреп торган юлга аюларның чыгып утырып торуын күреп, шаккатык. Юлчылар аларны тәм-томнар белән дә сыйладылар. Һәркем аюларны кәрәзле телефонына төшереп калырга тырышты. Минем дә тере аюларны беренче күрүем иде һәм сирәк очрый торган бу күренешне истәлеккә төшереп алдым. Бу фото республика күләмендәге бәйгедә беренче урынга лаек булгач, шатлыгымның чиге булмады", дип сөенечен уртаклашты фотоконкурста җиңүче Кырынды авылы кызы.
"Парклар маршы"нда "Лукоморье" әдәби бәйгесендә Красный бор мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Эмилия Сөләйманова да "Дөнья проблемасы" эше өчен министрлыкның кызыксындыру призына лаек булды.
Котлыйбыз, кызлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев