Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кабатланмасын ул еллар!

22 июнь - 27 миллионнан артык совет солдатының гомерен өзгән, йөзләрчә шәһәр-авылларны тар-мар иткән, бихисап күп җимерелүләр китергән Бөек Ватан сугышы башланган көн иде. Күпме балаларны ятим, аналарны тол, сөйгән ярларны ялгыз калдырган сугыш башланган көннән соң 71 ел гомер узып киткән. Ул елларның газап-михнәтләрен әби-бабайлар әле хәзер дә күз...

22 июнь - 27 миллионнан артык совет солдатының гомерен өзгән, йөзләрчә шәһәр-авылларны тар-мар иткән, бихисап күп җимерелүләр китергән Бөек Ватан сугышы башланган көн иде.
Күпме балаларны ятим, аналарны тол, сөйгән ярларны ялгыз калдырган сугыш башланган көннән соң 71 ел гомер узып киткән. Ул елларның газап-михнәтләрен әби-бабайлар әле хәзер дә күз яшьләрсез генә искә алалмыйлар. Быел Җиңү скверында сугыш башланган көнгә багышланган чарага да мөхтәрәм ветераннарыбыз Бари ага Мозаффаров белән Хәйя ага Садретдинов кына килә алган иде. Кызганыч, еллар узган саен безгә җиңү язы алып килгән ветераннарыбызның саны кими бара. Күбесе, сәламәтлекләре елдан-ел какшау сәбәпле, мондый чараларга йөри дә алмыйлар инде.
22 июнь таңында чал чәчле ветераннар күңелләре белән үткәннәргә кайткандыр, сугыш михнәтләрен күз алдыннан уздыргандыр. "Сезнең яшүсмер, яшьлек елларыгызны урлады ул сугыш. Бар көчләрен җиңүне якынайтуга биргән мөхтәрәм ветераннарыбыз ул елларда "Барысы да - фронт өчен!" дигән девиз астында эшләделәр. Күкләребез аяз, көннәребез имин булуда сезнең өлешегез ифрат зур. Рәхмәт сезгә!" - диделәр район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм "Хәрби туганлык" башлангыч оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов.
Скверга җыелган халык сугыш кырында башларын салган якташларны бер минут тынлык белән искә алды. Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар, шәмнәр яндырдылар. Елена Скворцова, Артур Агапов сугыш турындагы җырлар башкарганда, шәһәр укучылары шигырьләр сөйләгәндә ветераннарның күңелләре тулды. Аларның теләкләре бер генә: "Илләребез тыныч булсын. Киләчәк буынга сугыш дигән афәтне күрергә язмасын!".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев