Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кырык ел көткән хыял

1958 елда төзелеп, бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән Ямурза башлангыч мәктәбе бинасы "икенче яшьлеген" кичерә бүген: ул Татарстанның мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы нигезендә заманча итеп ремонтланган, ә бер өлеше балалар бакчасы итеп үзгәртелгән. Узган атнада "Гөлчәчәк" балалар бакчасын ачу тантанасы авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Ямурзалыларның шатлыгын уртаклашырга...

1958 елда төзелеп, бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән Ямурза башлангыч мәктәбе бинасы "икенче яшьлеген" кичерә бүген: ул Татарстанның мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасы нигезендә заманча итеп ремонтланган, ә бер өлеше балалар бакчасы итеп үзгәртелгән. Узган атнада "Гөлчәчәк" балалар бакчасын ачу тантанасы авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әйләнде.
Ямурзалыларның шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаров та килгән иде. "Юл буе табигатьнең матурлыгына сокланып килдем. Шундый матурлык кочагында урнашкан кечкенә авылларны саклап калу - тәүге бурычларыбызның берсе ул. Шуңа күрә бүгенге чараның әһәмияте бик зур. Балалар - авылларның киләчәге бит алар. Әти-әниләрне, нәниләрне бәйрәм белән котлап, аларга шундый матур бүләк ясаучыларга - бинаны заманча итеп төзекләндерүчеләргә олы рәхмәтемне белдерәм", - диде Валерий Владимирович. Тантанага мәктәп бинасын "икенче яшьлеге"нә кайтаручылар да чакырылган иде: Рәис Минаголов җитәкчелегендәге "Ижстройсервис" ширкәте төзүчеләре, шушы авыл эшмәкәрләре - әтиле-уллы Сәхиповлар гаиләсе, ремонт эшләрендә катнашкан авыл халкы, Байтуган төзүчеләре исеменә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады бәйрәмдә. "Бу бинада балалар бакчасы да булдыру - Илшат Маликовичның инициативасы. Ул шушы тәкъдимне җиткереп кенә калмады, бинаны үзгәртеп коруга бик зур ярдәм дә күрсәтте", - диде район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов. Бинаны тышкы яктан сайдинг белән тышлау, эчке як стеналарын, түшәмнәрен, идәннәрен вагонка белән эшләү, мәктәпне җиһазлар белән тәэмин итү, балалар бакчасына уенчыклар алу - шушы һәм башка изге гамәлләре өчен ничек зурламыйсың да, ничек хөрмәтләмисең инде изге күңелле Сәхиповларны?!
Бинаның түбәсен алыштырган, тәрәзә, ишекләрен яңарткан, су һәм канализация үткәргән, җылы бәдрәф, мәктәпкә һәм бакчага аерым керү верандалары, капка ясаган "Ижстройсервис" ширкәте төзүчеләре исеменә яңгыраган мактау сүзләре дә бик урынлы. "Мин үзем - Салагыш авылыннан. Күптән түгел Ямурзада өй сатып алдык. Өйле булу шатлыгына тагын бер сөенеч өстәлде бүген: озакламый нәни улыбыз Адилне шушы бакчага йөртә башлаячакбыз. Мондый бәхет бүләк итүчеләргә яшь әти-әниләр исеменнән зур рәхмәт", - диде Раилә Гыйбадуллина. "40 ел элек игезәк кызларыбыз дөньяга килгән көннән башлап Ямурзада балалар бакчасы ачылу, кызларыбызны шунда йөртү турында хыяллана башлаган идек. Бу кызларыбыз үзләре күптән әни булдылар. Без сабыйларыбызны шушындый матур бакчага йөртә алмасак та, оныкларыбыз йөрер, иншаллаһ", - диде Илзия апа Әхмәтшина. Илзия апаның игезәк кызлары Йолдыз Шәйхетдинова һәм Чулпан Хикмәтуллина "Гөлчәчәк" бакчасында тәрбиячеләр булып эшләячәкләр. "Әлегә бакчага ун бала йөрсә, алга таба аларның саны тагын да артачак. Тәрбиячеләребезнең бу сабыйларга тиешле тәрбия бирәчәкләренә бернинди шигем юк. Чөнки бакчаны ачар алдыннан да вакытлары белән хисаплашмый эшләделәр алар. Сабыйлар белән эшләү күңелләренә хуш килгәнен һәрбер гамәлләре раслап тора", - диде бинада капиталь ремонт эшләрен даими рәвештә ныклы контролендә тоткан Салагыш мәктәбе директоры Айдар Хөснетдинов.
Шундый гүзәл бакчага йөри алу мөмкинлеге барлыкка килүенә сабыйлардан да ныграк сөенүче булмагандыр бу көнне. Алар бер-берсен уздырып шигырьләр сөйләделәр, рәхәтләнеп уйнадылар. Уенчыкларының да ниндиләре генә юк: бәйрәмгә дә Красный бор бәрәңге саклагычы идарәчесе Рифат Халматов агрофирма җитәкчесе исеменнән бер капчык уенчыклар алып килгән иде. Район хакимияте исеменнән тапшырылган тузан суырткыч, Красный бор ваклап сату предприятиесе җитәкчесе Венера Гыйльметдинова бүләк иткән иттарткыч, мәчет, авыл җирлеге Советы, Шәймөхәммәтовлар гаиләсе тапшырган акчалар - бу бүләкләр соңгысы булмас әле. Әнә, Сәхиповлар гаиләсе җәен бакча тирәсендә уен мәйданчыгы ясарга планлаштыра. "Бу гамәлләребез үз сабыйларыбыз өчен эшләнә бит. Ә балаларны сөендерүдән дә игелекле эшнең булуы мөмкинме соң?!" - ди гаилә башлыгы Илшат Сәхипов.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев