Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Коррупция турында халык фикере

Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча республика эксперт төркеме комиссиясе Татарстан районнарында тикшерүләр үткәргән иде. Әлеге тикшерүләр ңәтиҗәләре урыннарда әлеге күренешкә каршы профилактика чараларының тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәвен раслады. Узган елның 11 аенда гына да республикада 1499 коррупцион җинаять ачыкланган. Аларның 888е - дәүләт властена һәм дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы. Ришвәт алуның -...

Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча республика эксперт төркеме комиссиясе Татарстан районнарында тикшерүләр үткәргән иде. Әлеге тикшерүләр ңәтиҗәләре урыннарда әлеге күренешкә каршы профилактика чараларының тиешле дәрәҗәдә үткәрелмәвен раслады.
Узган елның 11 аенда гына да республикада 1499 коррупцион җинаять ачыкланган. Аларның 888е - дәүләт властена һәм дәүләт хезмәте мәнфәгатьләренә каршы. Ришвәт алуның - 173, хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануның 218 очрагы теркәлгән. Дәүләт һәм муниципаль органнардагы 144 җаваплы зат җинаять җаваплылыгына тартылган. Алар арасында 18 муниципаль хезмәткәр һәм муниципаль вазифаны алыштыручы 24 зат бар. Коррупцион җинаятьләр нигездә төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр тарафыннан кылына.
Коррупциягә каршы көрәш чараларының тиешле дәрәҗәдә алып барылмавын районнарда халык арасында үткәрелгән социалогик тикшеренүләр дә ачык күрсәтте.
Мәсәлән, Нурлат (42,6..), Әлки (38..) районнары, Чаллы шәһәре (38,8..) гражданнары коррупцияне районның иң төп проблемасы дип саный. Чаллы, Казан шәһәрләренең, Биектау районының һәр икенче кешесе үз төбәкләрендә коррупция күренешләре артты дип исәпли. Яшел Үзән, Бөгелмә, Балтач, Яңа Чишмә, Чистай, Ютазы, Лениногорск, Арча, Алексеевск районнарында яшәүчеләр дә шул ук фикердә. Татарстан халкы фикеренчә, республикада табиблар, югары уку йортлары, хәрби комиссариат, полиция хезмәткәрләре арасында коррупция күренешләре аеруча еш очрый. Ә Әгерҗе, Чистай, Мөслим, Саба, Түбән Кама, Баулы, Ютазы районнарында халыкның 40 проценты предприятие җитәкчеләре арасында коррупция күренешләренең күп булуыннан зарлана.
Социалогик тикшеренүләр барышында республикада бизнестагы һәр алтынчы кеше җаваплы урыннардагы затларның хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалануын әйтте. Бигрәк тә туган-тумача һәм дус-ишләрне бу эштә файдалану киң таралган. Мәсәлән, Спасс, Нурлат, Чистай, Балык Бистәсе, Тукай районнарында - сәламәтлек саклау тармагында, Апас, Тукай, Балтач, Яшел Үзән, Лениногорск, Азнакай, Мамадыш та - власть органнарында, Балтач, Нурлат, Зәй, Тукай, Биектау, Арча, Аксубай, Алабуга районнарында мәгариф тармагындагы җитәкчеләрнең хезмәт вазифаларыннан явызларча файдаланганда туган-тумачаны тарту күренешләре еш була дигән фикердә халык.
Бу коррупция күренешләренең күбесенә җирле власть органнары дәрәҗәсендә киртә куярга була диләр белгечләр.
"Халыкның һәм эшмәкәрләрнең коррупция турындагы фикере" дигән социалогик тикшеренүләр нәтиҗәләре һәм төп тезислары белән район сайтындагы "Противодействие коррупции" бүлекчәсендә танышырга була.
Хөрмәтле райондашлар! Әгәр сез коррупция белән күзгә-күз очрашкансызя яки ниндидер проблемагызны хәл итү өчен сездән ришвәт таләп итәләр икән, ашыгыч рәвештә түбәндәге ышаныч телефоннарына шалтыратыгыз: 21560 (район хакимияте), 21850 (эчке эшләр бүлеге). Шулай ук район хакимиятендәге, балалар бакчаларындагы, мәктәпләрдәге ышаныч әрҗәләренә конкрет коррупцион күренешләр турында язып сала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев