Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Күбәләкләр – болыт-болыт

Быел да көннәр җылыту белән дүләнә күбәләкләре болыт сыман күпләп очып йөри башладылар. Алар җиләк-җимеш куаклары, бигрәк тә кура җиләге тирәсендә күп. Бу күбәләкләр үзләре куркыныч булмаса да, алар салган кортлар - чын мәгънәсендә, корткычлар. Әлеге кортлар җиләк-җимеш агачларының һәм куакларының яфракларын ашыйлар. Ана күбәләк берьюлы 500гә якын йомырка салырга...


Быел да көннәр җылыту белән дүләнә күбәләкләре болыт сыман күпләп очып йөри башладылар.

Алар җиләк-җимеш куаклары, бигрәк тә кура җиләге тирәсендә күп. Бу күбәләкләр үзләре куркыныч булмаса да, алар салган кортлар - чын мәгънәсендә, корткычлар. Әлеге кортлар җиләк-җимеш агачларының һәм куакларының яфракларын ашыйлар. Ана күбәләк берьюлы 500гә якын йомырка салырга сәләтле. Менә шуннан "ак болыт" сыман очып йөргән күбәләкләрдән күпме корт чыгачагын үзегез чамалагыз инде. Әлеге кортларның өч атна дәвамында бары тик яфраклар белән генә туклануын исәпкә алганда, алардан соң агач-куакларның нинди "кыяфәт"тә калачагын күзаллыйсыздыр.
Дүләнә күбәләкләренә каршы көрәшне инде узган ел ук башларга кирәк иде. Чөнки узган җәйдә үрчегән күбәләк кортлары кышны ничек чыгу турында июль аенда ук "хәстәрли башлагандыр". Гадәттә, һәр күбәләк корты оя эчендә үзенә ак кокон үрә һәм аны пәрәвез белән ныгыта. Узган ел күпләр коры яфраклар эчендә менә шундый коконнар күргәндер, тик аларны юкка чыгару йә яндыру турында уйлап та карамагандыр. Әлеге кортлар, иртә язда кышкы ояларыннан чыгып, башта бөреләр белән тукланды, аннан яфракларга күчте. Узган елгы күбәләк кортларына озакламый быелгылары да өстәләчәк. Чөнки дүләнә күбәләкләре яфракларның өске өлешенә йомырка салып та өлгергәннәр инде. 15 көн эчендә йомыркалардан кортлар чыга. Бу корткычлар белән көрәшмәгән очракта корткычлар елдан-ел үрчи барачак. Шуңа күрә кичекмәстән чарасын күрергә кирә. Дүләнә күбәләкләрен бакча тирәләрендә чүп үләннәре дә җәлеп итә, шуңа күрә алар белән дә көрәшегез. Ә агач-куакларга кичекмәстән лепидоцид дигән биологик препарат сиптерерү зарур. Ул арзанрак һәм сәламәтлеккә зарарсыз булуы белән аерылып тора. Лепидоцидны безнең лабораториядә сатып алырга була. Шулай ук "Планриз", "Бинорам", "Ризоагрин", "Алирин", "Ризоторфин" кебек биопрепаратларга да заказ бирергә була. Адресыбыз: Гагарин урамы, 70а йорты (элеккеге "Авангард" кинотеатры ишегалдында, "Ритуал" оешмасы белән рәттән). Белешмәләр өчен телефон: 22772.

Рамил Рахматуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев