Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мәктәптә коррупциягә урын юк!

Ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендә әкренләп булса да алга китеш сизелә башлады. Үсеп килүче буынның да тлеге мәсьәләгә карашы үзгәрүен тоймый мөмкин түгел. Коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысасында Әгерҗенең 1нче гимназиясендә узган түгәрәк өстәл вакытында да бу ачык сизелде. Мәктәпнең директор урынбасары Елена Савинова чараны: "Бүген без коррупциягә каршы ничек көрәшергә...

Ришвәтчелеккә каршы көрәш юнәлешендә әкренләп булса да алга китеш сизелә башлады. Үсеп килүче буынның да тлеге мәсьәләгә карашы үзгәрүен тоймый мөмкин түгел. Коррупциягә каршы көрәш атналыгы кысасында Әгерҗенең 1нче гимназиясендә узган түгәрәк өстәл вакытында да бу ачык сизелде.
Мәктәпнең директор урынбасары Елена Савинова чараны: "Бүген без коррупциягә каршы ничек көрәшергә икәнлеге турында сөйләшербез. Чөнки әхлаксызлык яхшылыктан өстен чыгарга тиеш түгел", - дигән сүзләр белән башлады. Аннан балалар, "коррупция" сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын алып торуы хакында фикер алыштылар.
Баштарак тыныч кына утырган өлкән сыйныф укучылары бик активлашып киттеләр. Бигрәк тә тормыштан алынган хәлләр турында сөйләшүгә күчкәч, аларның һәркайсы үз фикерен җиткерергә ашыкты. Укучылар радио-телевидение аша ишеткән, газеталар һәм Интернетта укыган фактларга тукталдылар. "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының "Татаринформ" кушымтасында дөнья күргән язма хакында да фикер алышу булды. Әлеге язмада сүз Казанның 19нчы гимназиясендә баласын 1 сыйныфка укырга бирүнең әти-әниләргә 50 мең сумга төшүе турында бара. КГТУ доценты эше белән бәйле хәлне дә искә алдылар. Доцент имтихан һәм курс эшләренә уңай билге куяр өчен студентлардан ришвәт ала торган булган.
Шушы урында фикер алышуларга мәгариф идарәсе юристы Сергей Мурзин кушылды. Ул укучыларга: "Ә сез уңай билге алыр өчен укытучыга ришвәт бирер идегезме?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. "Әйе" дип җавап бирүчеләр дә булды. Аннан Сергей Емельянович сорауны башкачарак итеп үзгәртте: "Ә сез диплом сатып алган табибка күренергә барыр идегезме?". Сорау мондый юнәлеш алгач, укучылар уйга калдылар. Аннан: "Билгеләрне сатып алмас өчен, көчеңнән килердәй уку йортын сайларга кирәк", - дигән нәтиҗә ясадылар.
Т-з мәгариф темасына барып тоташкач, укучылар БДИ тапшырганда ришвәт бирү очраклары турында да фикерләрен җиткерделәр. Сергей Емельянович кайбер яңалыкларга да тукталды. "Хәзер БДИ тапшырганда ачык система эшли. Әлеге система гамәлгә кергәннән соң мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында әти-әниләрдән акча җыю очраклары күпкә кимеде", - диде ул.
Аннан сүзне район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Айгөл Чураева алды. Ул районның коррупциягә каршы көрәш программасы, коррупциягә каршы комиссиянең эшчәнлеге турында сөйләде. Укучылар шәһәр учреждениеләрендә урнаштырылган "Ышаныч әрҗәсе" хакында кызыксындылар. "Сингапур кебек кечкенә генә дәүләттә дә ришвәтчелек белән 40 елдан артык көрәшкәннәр. Россиягә моның өчен тулы бер гасыр кирәк булачак. Әлеге көрәшне тизләтүгә сез дә үзегезнең өлешегезне кертә аласыз", - дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.
Фикер алышулардан соң тарихка күз салдылар. Тарихта ришвәтчелеккә кагылышлы беренче язмалар XXIII гасырда ук очрый. Иван IV ришвәтчелек өчен үлем җәзасы игълан итә. Аннан соңгы патшалар Петр I һәм Екатерина II дә ришвәтчелек белән көрәшүләрен дәвам итәләр. Ришвәтчелек өчен үлем җәзасы бирү әле бүген дә Кубада һәм Кытайда саклана. 2000 елдан бирле Кытайда 10 мең түрәне үлем җәзасына тартканнар. Хәтта вакыт-вакыт Кытай телевидениесе аша түрәләрне ничек атуларын күрсәтәләр икән.
Россиягә әйләнеп кайтып, ришвәтчелек буенча саннарга да игътибар иттеләр. Иң күп ришвәт алу очраклары медицина учреждениеләренә кагыла, аннан кала - мәгариф учреждениеләре... Бу фикер укучыларда һәм укытучыларда ризасызлык тудырды. "Мәгариф системасына мәктәпләрдән кала техникум, югары уку йортлары да керә. Ә гади мәктәпләрдә бүгенге көндә ришвәтчелеккә урын юк", - дип ышандырдылар алар.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев