Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Татарстанның почта бүлекләре Яңа елдан соң ике көн эшләмәячәк

Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия почтасы бүлекчәләренең эш графигы билгеле булды.

(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанда почта бүлекләренең эш режимы үзгәрәчәк. Бәйрәм графигы буенча Россия почтасы бүлекләре 29 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Шулай итеп, 29 декабрьдә почта бүлекләре дүшәмбе режимы буенча, әмма бер сәгатькә азрак эшләячәк. 30 декабрьдә якшәмбе режимы буенча, ә 31 декабрьдә шәһәр бүлекләре генә эшләячәк, ә авыл хезмәткәрләре ял итәчәк.

1,2 һәм 7 гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре ял итәчәк.

3 гыйнварда почта бүлекләре пәнҗешәмбе, 4 гыйнварда җомга, 5 гыйнварда шимбә режимы, 6 гыйнварда 1 сәгатькә кыскартылган якшәмбе режимы белән эшләячәк. Раштуа бәйрәменнән соң, 8 гыйнварда почта бүлеге сишәмбе режимы, ә 9 гыйнварда гадәти график буенча хезмәт күрсәтәчәк.

Пенсияләр тиешле график буенча үзгәрешсез биреләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев