Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Торак инспекциясе – гражданнар хокукы сагында

Торак инспекциясе торак-коммуналь хезмәтләрдән кулланучыларның хокукы сагында тора. Ә халыкның торак-комммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә сораулары да, дәгъвалары да еш була. Әгерҗе районы халкына ТР Дәүләт торак инспекциясенең Алабугадагы зона инспекциясе хезмәт күрсәтә. Бүген безнең әңгәмәдәшебез - әлеге инспекциянең начальник урынбасары Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ. Ул халыкны кызыксындырган күп кенә сорауларга бик теләп җавап...

Торак инспекциясе торак-коммуналь хезмәтләрдән кулланучыларның хокукы сагында тора. Ә халыкның торак-комммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә сораулары да, дәгъвалары да еш була. Әгерҗе районы халкына ТР Дәүләт торак инспекциясенең Алабугадагы зона инспекциясе хезмәт күрсәтә. Бүген безнең әңгәмәдәшебез - әлеге инспекциянең начальник урынбасары Рәфыйк ӘХМӘДИЕВ. Ул халыкны кызыксындырган күп кенә сорауларга бик теләп җавап бирде.
- Рәфыйк Вәгыйзович, Дәүләт торак инспекциясенә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була?
- Торак-коммуналь хезмәт күрсәтүчеләргә сорауларыгыз, дәгъваларыгыз бар икән, иң элеки үзегездәге идарәче компаниягә телдән йә язмача мөрәҗәгать итегез. Әгәр анда сезнең сорауга игътибар итмиләр икән, безгә - Алабугадагы зона торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә була. Телефоныбыз (885557)31077. Мөмкинлегегез булса, кабул итү көнендә - һәр атнаның сишәмбесендә 14-17 сәгатьләрдә миңа килергә мөмкин. Хат язып җибәрергә дә була: Алабуга, Пролетарская урамы, 46а.
- Нинди шикаятьләр кабул итәсез?
- Муниципаль торак фондына, ягъни түбәдән башлап подвалга кадәр кагылышлы барлык шикаятьләрне кабул итәбез: коммуналь хезмәтләрнең сыйфаты, торак шартларының торышы, агымдагы ремонт, йорт яны территориясенә хезмәт күрсәтү, балалар мәйданчыклары, капиталь ремонтның сыйфаты буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
- Халык Сезгә телдән яки язмача мөрәҗәгать итәргә тиешме?
- Без телдән һәм язмача кергән барлык мөрәҗәгатьләрне дә карыйбыз. Шикаятьләрегезне электрон почта аша җибәрсәгез дә була. Кирәк булса, инспекторлар, урынга барып тикшереп, чара күрәчәкләр. Сезнең хатларга язмача җавап җибәрелә.
- Гражданнардан кергән шикаятьләр буенча нинди чаралар күрелә?
- Урынга барып тикшерер алдыннан без шикаять язучыга һәм җаваплы затка - идарәче компания вәкиленә, башкарма комитетка, депутатлар корпусына хәбәр итәбез. Аннан соң комиссия белән бергә хатта язылган фактны тикшереп акт төзибез. Ул расланса, мәсәлән, подвалны су баскан булса, йортта җылылык, су булмаса, урында ук административ хокук бозулар турында беркетмә төзелә һәм җаваплы затка - 4-5, юридик затка 40-50 мең сум штраф түләтү турында карар кабул ителә. Шунда ук кимчелекләрне билгеләнгән вакытка бетерү турында документ бирелә. Ә кимчелекләрне бетерү вакыты аның нинди характерда булуына бәйле. Кайберләрен шунда ук төзәтү чарасын күрергә кирәк була, кайберләренә 3-5 көн, ә агымдагы ремонт эшләрен башкару өчен 1-2 ай вакыт бирелә.
- Торак инспекциясе билгеләгән вакыт эчендә дә кимчелекләрне төзәтмәсәләр нишләргә?
- Безнең инспекция вәкиле билгеләнгән вакытка аның үтәлешен барып тикшерә. Идарәче компания вәкиле һәм шикаять язучы белән берлектә кимчелекнең төзәтелүе яки бетерелмәве турында акт төзелә. Әгәр төзәтелмәгән икән, бу турыда актта языла һәм беркетмә төзелеп, җәмәгать судына җибәрелә. Кимчелек билгеләнгән вакытка төзәтелмәсә, җаваплы затка 1-2 мең сум штраф салына, әгәр мондый хәл берничә тапкыр кабатланган булса, 3 елга кадәр эшеннән читләштерү турында карар кабул ителә. Ә юридик затларга штраф 10-20 мең сум һәм акт прокуратурага җибәрелә.
- Алабуга зона торак инспекциясенә күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
- Кышын, гадәттә, фатирларда җылылык җитмәүдән зарланалар. Быел исә кайнар суның температурасы түбән булудан зарланучылар байтак булды. Язын һәм җәен түбәдән су агу буенча шикаятьләр күбәя. Соңгы вакытта күпкатлы йортларны капиталь ремонт программасына кертүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр ешайды.
- Торак инспекциясенең тагын нинди вәкаләтләре бар?
- Быел идарәче компания һәм ТСЖларның эшчәнлеге турында мәгълүматны ачуга контрольлек итү дә безнең инспекциягә йөкләнде. Хезмәт күрсәтүче оешманың финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре, күрсәтелә торган хезмәтләр һәм аның бәяләре турындагы мәгълүмат һәркемгә ачык булырга тиеш. Ә моны яшергән өчен җаваплы затларга - 30-50, юридик затларга 250-300 мең сум күләмендә штраф салына.
- Ә сезнең инспекция эшчәнлеген кем тикшерә?
- Алабуга зона инспекциянең эшчәнлеге - Дәүләт торак инспекциясе контролендә. Без һәр айны алар алдында хисап тотабыз. Быелның беренче яртысында безнең инспекциягә гражданнардан 137 мөрәҗәгать керде. Аларның барысы да тикшерелде һәм чара күрелде. Әгерҗе районында торак-коммуналь хезмәтләрдән файдаланучы һәркем безнең инспекциягә мөрәҗәгать итә ала.
Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев