Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Хәерле юл сезгә, балалар!

Кадерле балаларыбыз! Әле кайчан гына тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән идегез. Сөйкемле сабыйлардан бүген инде чыгарылыш сыйныф укучылары булып та җиткәнсез. Әйе, вакыт агымсуга тиң. Тирсә мәктәбендә 11 ел дәвамында сез тирән белем алдыгыз. Беренче укытучыларыгыз Альбина Ипоева, Светлана Мусина, Майя Минглина сезне укырга, язарга өйрәттеләр. Үзегез дә бик...

Кадерле балаларыбыз! Әле кайчан гына тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән идегез. Сөйкемле сабыйлардан бүген инде чыгарылыш сыйныф укучылары булып та җиткәнсез.
Әйе, вакыт агымсуга тиң. Тирсә мәктәбендә 11 ел дәвамында сез тирән белем алдыгыз. Беренче укытучыларыгыз Альбина Ипоева, Светлана Мусина, Майя Минглина сезне укырга, язарга өйрәттеләр. Үзегез дә бик тырыш, максатчан укучылар булдыгыз. Сыйныф җитәкчегез Руфа Замалиева сезнең турыда мәктәпнең иң актив, иң булдыклы укучылары дип горурланып сөйли. Сез Россия, Татарстан, район күләмендә уздырылган бәйгеләрдә дә сынатмадыгыз, һәрвакыт җиңүләр яуладыгыз. Мәктәптәге чараларда да беренчелекне бирмәдегез. Нәрсәгә тотынсагыз, шуны булдырдыгыз. Тырышлыгыгыз бушка китмәде. Арагызда мәктәбебезнең горурлыгы булган Рузалия Мусина һәм Илдания Низамбиева - алтын медаль ияләре. Бердәм дәүләт имтиханнарында да сынатмадыгыз. Барыгыз да сынауларны уңышлы гына үттегез. Әлбәттә, монда сезне укыткан укытучыларның, мәктәп коллективының да өлеше зур булды. Мөгаллимнәр тормышчан дәресләр үткәрделәр, сездә фәкать яхшы гамәлләрне тәрбияләүгә зур көч куйдылар. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучылар! Укытучы һәм ата-ана өчен баласының дөрес юлдан китеп, гыйлемле, әхлаклы шәхес, тормышта үз урынын тапкан кеше булуыннан да олы бәхет бармы икән ул дөньяда?
Бүген сез - олы тормыш бусагасында. Иртәгәдән сезнең өчен яңа, катлаулы тормыш башлана. Без, ата-аналар, сезнең үзегез теләгән уку йортларына кереп, яраткан һөнәрләрегезне үзләштереп, тормышта үз урыныгызны табуыгызны телибез. Укытучыларыгызны, сезне очырган туган мәктәбегезне онытмагыз! Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Тормыш авырлыкларын җиңеп чыга белегез.
Сез ничә яшьтә булсагыз да, киләчәктә нинди генә югары урыннарда эшләсәгез дә безнең өчен һәрчак бала булып каласыз. Сездән гел яхшы хәбәрләр генә ишетеп яшәргә язсын. Әти-әни йортына эзегез суынмасын. Кадерлеләребез! Мәрхәмәтле, изге күңелле, гадел, тыйнак, хезмәт сөючән булыгыз. Хәерле юл сезгә, кадерле, газиз балаларыбыз!
Чыгарылыш укучыларының ата-аналары исеменнән Раушания Низамбиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев