Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьлек

Җырчы Аидә

12 яшеннән райондагы мәдәни чараларда катнашып, моңлы тавышы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган рәсемдәге бу сөйкемле кызны күпләрегез танып өлгергәндер инде. Ул - 1нче гимназияне тәмамлаучы Әгерҗе кызы Аидә МӘГЪДӘНУРОВА. Олы тормыш юлына аяк атлар мизгелләр якынлашканда без, аның белән очрашып, җыр-моң дөньясына сәяхәт иттек. - Аидә, сине гимназиядә "җырчы сандугачыбыз"...

12 яшеннән райондагы мәдәни чараларда катнашып, моңлы тавышы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган рәсемдәге бу сөйкемле кызны күпләрегез танып өлгергәндер инде. Ул - 1нче гимназияне тәмамлаучы Әгерҗе кызы Аидә МӘГЪДӘНУРОВА. Олы тормыш юлына аяк атлар мизгелләр якынлашканда без, аның белән очрашып, җыр-моң дөньясына сәяхәт иттек.
- Аидә, сине гимназиядә "җырчы сандугачыбыз" дип йөрткәннәрдер инде...
- Гимназиядә нинди генә чара узса да, мин аларның үзәгендә кайнадым. Укытучыларым да, сыйныфташларым да "җырчы Аидә" дип яратып дәшәләр иде. Һәр чыгышымнан соң зал көчле алкышларга күмелә... Шул мизгелләрдә миннән дә бәхетле кеше булмыйдыр, мөгаен. Тамашачы алкышлары - минем өчен иң зур бүләк.
- Сыйныфташларың җырчы кыздан көнләшмәделәрме?
- Юк. Алар миңа ак көнләшү белән генә карыйлар иде. Синең кебек матур итеп җырласаң иде дип әйткәннәре дә булды. Дусларым һәрвакыт миңа ярдәм кулы сузарга әзер тордылар, концертлар алдыннан гел уңышлар телиләр иде.
- Беренче тапкыр сәхнәгә кайчан аяк бастың?
- 12 яшемнән район Мәдәният сараендагы вокал төркеменә йөри башладым. Педагогларым Елена Скворцова да, Марсилә Муллахмәтова да минем сәләтемне үстерү өчен тырыштылар. Җыр буенча дәресләр генә түгел, сәхнәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген дә өйрәттеләр алар. "Эль", "Капэль" ансамбльләрендә җырлаганнан соң, 2008 елның район Сабан туенда беренче тапкыр халык алдында чыгыш ясадым. Бүгенгедәй хәтеремдә: Илһам Шакиров репертуарыннан "Идел буе каеннары" иде ул җыр.
- Синең башкаруда бик күп җырлар тыңлаган бар. Ә күңелеңә иң ошаганы кайсысы?
- "Сау булыгыз, ак каеннар"ны бик яратып башкарам. "Әй, дусларым", "Әнием", "Чәк-чәк" һ.б җырларымны да тамашачы җылы кабул итә.
- Әгерҗедән кала тагын кайларда чыгыш ясаганың булды?
- Гражданнар җыелышлары булганда Әгерҗенең сәхнә осталары белән бергә мин дә төрле авылларда чыгыш ясадым. Аннан бәйрәмнәрдә әниемнең туган авылы Сокманга кайткач, Тәбәрлегә җырларга чакыралар. Берничә ел элек ТНВ каналындагы "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашу да минем өчен олы бәхет булды.
- Сәхнәгә чыккач нинди хисләр кичерәсең?
- Башта бик курка идем. Аннан үземне кулга алырга өйрәндем. Концертка әзерләнү, репетицияләр бик ялыктыра. Чыгыш төгәлләнгәч, җиңел сулап куям.
- Сиңа бу талант кемнән күчкән?
- Әтием Айдар да, әнием Сәрия дә җырламыйлар. Ходай биргән сәләттер инде. Сеңлем Айсылуга да сәхнә "чире" йоктырдым. Өйдә без һәрвакыт җырлыйбыз. Айсылуның җырлаганын да мәктәптә сизеп алдылар. Эстафета таягын аңа ышанып тапшырдым.
- Син инде хәзер үзеңне сәхнәдән башка күз алдына да китермисеңдер.
- Әйе. Артист булмасам да, җыр гомерлек юлдашым булачак. УдГУга укырга керергә җыенам. Анда да җырлармын дип уйлыйм. Ә бәйрәмнәрдә туган шәһәремә кайтып, Әгерҗе тамашачысын яңа җырларым белән сөендерәчәкмен.
- Өлкән кыз буларак, өйдә әниеңнең уң кулы да бит әле син...
- Үз йортыбыз белән яшәгәч, эштән бушаган юк. Хәзер рәхәтләнеп бакчада казынабыз. Әти-әни эштән кайтуга тәмле ризыклар пешерергә дә яратам. Авылдагы әби-бабайның да төп таянычлары без.
- Сиңа нинди сыйфатлар хас?
- Татар кызларына хас булган кебек тыйнаклык, тыныч холык миндә бар дип саныйм. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәргә беркайчан да каршы килмим.
- Ә кешедә яратмаган сыйфатларың?
- Күзгә карап алдаганнарны җенем сөйми.
- Аидә, синең дә икенче туган йортыңа әйләнгән мәктәп белән саубуллашыр чагың җитте. Куйган максатларыңа иреш, бу тормышта югалма, үз юлыңны тап һәм киләчәктә дә Әгерҗе тамашачысын матур җырларың белән сөендереп тор!
- Рәхмәт!
Әңгәмәдәш - Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев