Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Акча

Транспорт йөртүчеләр колагына

"1 январьдан Административ хокук бозулар Кодексында транспорт йөртүчеләргә кагылышлы кайбер үзгәрешләр бар дип ишеткән идем. Ерак араларга йөрүче шофер буларак, бу үзгәрешләр мине аеруча кызыксындыра. Шул турыда газета аша аңлатып үтсәгез иде". Рәйхан НӘФЫЙКОВ. Әгерҗе шәһәре. Газета укучыбызның соравына җавап бирүен үтенеп, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать...

"1 январьдан Административ хокук бозулар Кодексында транспорт йөртүчеләргә кагылышлы кайбер үзгәрешләр бар дип ишеткән идем. Ерак араларга йөрүче шофер буларак, бу үзгәрешләр мине аеруча кызыксындыра. Шул турыда газета аша аңлатып үтсәгез иде".
Рәйхан НӘФЫЙКОВ.
Әгерҗе шәһәре.

Газета укучыбызның соравына җавап бирүен үтенеп, ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Олег КАПИЛОВка мөрәҗәгать иттек:
- Дөрестән дә, 2013 елның 1 январеннан РФ Административ хокук бозулар Кодексында кайбер үзгәрешләр бар. Мәсәлән, каршы як хәрәкәтенә яки каршы як юнәлешендәге трамвай юлына чыгып, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен 5 мең сум күләмендәге штрафка ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы һәм судья тарта ала. Ә 4 айдан 6 айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан фәкать судья гына азат итә ала.
Тагын бер яңалык. Хәзер штраф түләгәннән яки транспорт белән идарә итү хокукыннан азат ителү вакыты төгәлләнгәннән соң бер ел эчендә тагын юл хәрәкәте кагыйдәрен бозасың икән, бер елга транспорт белән идарә итү хокукыннан колак кагасың. Синең яңадан шул кагыйдә бозуыңны автомат прибор теркәгән икән, 5 мең сум штраф салына.
Шулай ук "Юл билгеләре яки юлдагы разметка таләпләрен сакламау" турындагы статьяга да үзгәрешләр кертелде. Әлеге статьяның 3нче өлешендә бер яклы хәрәкәт юлы буенча каршы як юнәлешенә барасың икән, 5 мең сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт белән идарә итү хокукыннан азат итү каралган иде. Ә хәзер бу өлешкә өстәмә кертелде. Әгәр шушы кагыйдәне тагын бозып кабатлыйсың икән, бер елга "права"дан колак кагасың. Ә аны автомат прибор теркәгән булса, 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
"Транспорт чарасын тоткарлау, аны эксплуатацияләүдән тыю" турындагы статьяда да үзгәрешләр бар. ОСАГО буенча страховкаланмаган транспорт хуҗасының гына түгел, страховой полиска кертелмәгән шофер транспорт белән идарә иткән очракта да транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела һәм машинаның дәүләт теркәү билгесе алына (әгәр иминиятләү килешүе транспорт чарасын полистагы йөртүче генә идарә итәргә тиеш дигән шарт белән төзелгән булса).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев