Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
2021 - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Әгерҗедә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны зурлап бәйрәм иттеләр

Тукай яши моңлы җыр булып

Халкыбызның сөекле улы, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүче Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны районда зурлап бәйрәм иттеләр. Социаль челтәрләрдә онлайн бәйгеләр игълан ителде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр урамнарында, оешмаларда Тукай туган көнендә – 26 апрельдә “Мин Тукайны укыйм“ акциясендә күпләр катнашты. Бәйрәмнең иң югары ноктасы район Мәдәният сараеда узды.

Фойеда бәйрәм чарасына килүчеләрне Тукай әсәрләрендәге персонажлар булып киенгән үзәк китапханә хезмәткәрләре каршылады. Сөекле шагыйребез иҗатын яратучылар район үзәк һәм балалар китапханәсе, “Ак калфак“ бүлекчәсе тарафыннан оештырылган бай күргәзмә янында мәш килә. Балалар викторина сорауларына җавап бирәләр, уеннар уйныйлар. “Ак калфак“ җитәкчесе Гөлия Закирова милли киемнәр турында сөйләп, калфак бизәү буенча мастер-класс уздыра. 

Бәйрәм тантанасы сәхнәдә дәвам итте. Райондашларыбызны Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Артур Акбашев бәйрәм белән котлады.

–    Бүген Тукайның 135 еллыгын бәйрәм итәбез. Бөек шагыйрьгә, аның иҗатына вакыт үткән саен игътибар арта бара. Тукай мирасы шулхәтле зур, искиткеч күпкырлы, аның иҗатын өйрәнгән саен гаҗәпкә каласың. Барыгызны да бәйрәм белән! – диде ул. 

Бәйрәм сәхнәсендә бер-бер артлы алышынып торган җыр-биюләр безне Тукай яшәгән мохиткә алып кайтты. “Кап Эль“ ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре Баязит Ахунов, Дилә Шәйхетдинова, Ләйсән Тимуршина җырлары “We dance“ биюләре белән матур үрелеп барды. Бәйрәмдә яңгыраган скрипка тавышы, курай моңы күңелнең бар кылларын тибрәндерде. Тукай бәйрәмендә, әлбәттә, шигырьләр күп яңгырады. Аларны 4 санлы мәктәптән Тукай оныклары да, “Күңел чишмәләре“ әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары да тамашачылар хозурына ирештерде. 

Балалар сәнгать мәктәбенең кашыкчылар ансамбле һәм курайчылары, Сөмбел Шәйхетдинова, Лилиана Акмурзина чыгышлары бәйрәмнең матур бизәге булдылар.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бәйрәм чарасы “Туган тел“ җыры белән тәмамланды.  

–    Бәйрәмне бик матур алып барган нәфис сүз осталары Чулпан Нурмөхәммәтова һәм Ләйсән Тимуршинаның да, чыгыш ясаучыларның да милли киемнәрдән булуы да, бәйрәм дә бик ошады, – диделәр поэзия яратучы тамашачылар Лилия Ясавиева һәм Альмира Гафарова. 

–    Әгерҗе музее хезмәткәрләре балаларга Габдулла Тукай шигырьләреннән тәзелгән кечкенә китапчыклар бүләк иттеләр. Бер  яшьлек оныгым Алина бүген Тукай шигырьләре белән кайта, – диде Гүзәлия Гаязова. 

Димәк, Тукай иҗатын өйрәнүчеләр сафына басучылар артачак.  

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев